Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта һөҗүм һәм шартлауда бер кеше үлгән, өчесе яраланган


Багдадта һөҗүм һәм шартлау нәтиҗәсендә ким дигәндә бер кеше үлгән, өч кеше яраланган.

Гыйрак эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, шәһәрнең көнбатышында билгесез кеше машина тәрәзәсеннән ут ачып мәдәният министрлыгы вәкилен үтергән.

Багдадның көнчыгыш ягында мина шартлап өч кеше яраланган.

Шулай ук Гыйрак башкаласының аеруча да сакланыла торган “яшел зонасы”нда ике шартлагыч шартлаган. Корбаннар һәм яраланганнар турында хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG