Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара атом энергия идарәсе рәислеге Пакстанга күчте


Халыкара атом энергия идарәсендә рәислек итү Пакстанга күчте.

Атом коралына ия булган Исламабадның атом технологияләрен таратмау килешүенә кушылмавы Пакстанның рәислегенә комачауламады.

Көнбатыш Пакстанның атом эшчәнлегендә катнашкан кайбер галимнәре атом серләрен Иран һәм Төньяк Кореяга саткан дип шикләнә.

Шуңа да карамастан, идарәнең мөдирләр шурасы рәислекне Пакстанга тапшыруны хуплады. Моны Якын Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG