Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият муллаларны милләткә таба борды


Татарның радикал милләтчеләре Татарстан җитәкчелеге милләткә битараф дип зарланганда, Казанда узган чаралар хакимиятнең җанисәп алдыннан гына булса да милли тормышны онытмавын күрсәтте.

16-17 сентябрьдә Казанда бөтен Русия татар имамнары җыены оештырылды. Анда 700-ләп мулла катнашты. Күзәтүчеләр фикеренчә, имамнар җыены - соңгы елларда татар конгрессы үткәргән иң нәтиҗәле чараларның берсе булды. Чөнки халык белән имамнардан да күбрәк аралашучылар юк. Алар дини идеология ярдәмендә Русия татарларын милли тормышка якынайта ала.

Фәрит Мөхәммәтшин: сәясәтчеләргә татар саны кирәк

Динчеләрнең “Милли тормыш һәм ислам” дип аталган җыенның беренче өлешендә президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Форумның икенче өлешендә Русия төбәкләре мөфтиләре милли, дини тормышта туган проблемалар белән таныштырды, Үзәк диния нәзарәте рәисе урынбасары, баш мөфти урынбасары, Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, Үзәк нәзарәткә караган Петербур мөфтие Җәгъфар Пончаев, Пенза өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәтенең имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Давыдов, үзәк диния нәзарәте рәисе урынбасары, Ханты-мансы автономиясе диния нәзарәте рәисе Таһир Саматов, Иркутски өлкәсе мөфтие Фәрит Мингалиев сүз алды. Бу урында шунысын әйтеп китәргә кирәк, санап үтелгән динчеләр дини тормышны милли яшәеш белән үрелдереп алып баручылар.

Утырышта беренче сүзне Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Ул халык исәбен алу, Хәнифә мәзһәбе, муллалар арасында мәзһәб тирәсендә барган каршылыкларга тукталды.

“Русиядә икенче санлы милләт булган татарлар санын җанисәптә югалтмаска иде. Нигә дигәндә, икенче санлы халык булганда федерал үзәк белән проблемаларны хәл итү җиңелрәк. Татарлар күп булса, сез дә эшсез калмассыз. Татарлар кимесә, динчеләрнең эшләре дә уңай булмас.

Милләт өчен эшләү ике якның да: мөфтиләр һәм дәүләт җитәкчеләренең уртак эше. Беребезгә дә ике гомер бирелмәгән. Шуңа муллалар дин, без хөкүмәт оешмалары аша милләт өчен эшләргә тиешбез. Шул вакытта татарлар бәхетле булыр”, ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан хакимияте Әбү Хәнифә яклы

Хәзер президенттан башлап гади муллага кадәр ислам диненең татарлар 1000 ел дәвамында торган Хәнифә юнәлеше турында сөйли. Фәрит Мөхәммәтшин дә бу мәсьәләгә тукталмый булдыра алмады.

Аны моңа җыенның төп өлешендә Татарстан мөфтие Госман Исхакый татарларга ят дини юнәлешне яклавы этәрде. Мөфти чит илдә укып кайткан имамнарның аннан гыйлемлерәк, гарәпчәләренең дә мөкәммәл булуын әйткән иде.

“Мин аларны ничек эшсез йөртим инде”, ди мөфти. Мөфти моның белән генә чикләнмәде, залда утыручылар арасында да Сөгүд Гарәбстанында укып кайтучы билгеле хәзрәтләрнең исемнәрен санады.

“Хәзер алар да ваһабимыни инде”, ди мөфти.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, читтә белем алып кайткан имамнар өчен Русия ислам университеты курслар үткәреп,аларны бүгенге яшәешкә кертеп җибәрергә кирәк. Икенче төрле юнәлешләрнең мөселманнарны бүлгәләвен аңлату сорала.

“Бу мәсьәләне Госман хәзрәт Исхакый күтәрде. Яшь муллалар нишләп аны эшкә алмавын белми бит. Димәк, мөфти өчен моның авырлыгы бар. Гәрчә, мин мөфтинең читтә укып кайтучыларны йөгерә-йөгерә эшкә алуын беләм. Ләкин мондый проблема бар”, дм Мөхәммәтшин.

Муллаларга тәнкыйть – кирәкле шәйдер

Фәрит Мөхәммәтшинга Татарстан театрларында куелган спектакльләрдә муллалардан көлүне туктатуны сорап мөрәҗәгать итәләр икән. Әмма моны канун белән тыеп булмый, шуңа Мөхәммәтшин муллаларга көлергә сәбәп бирмәскә киңәш итте.

“Анда бит диннән көлмиләр, дин әһелләрен генә тәнкыйтьлиләр. Тәнкыйтьсез генә булмый. Депутат, җитәчеләрне сүгәләр. Мөфти дә тәнкыйтьсез кала алмый. Дөрес, ул Аллага миннән якынрак, аның гөнаһлары минекеннән кимдер, ләкин гөнаһсыз кеше булмый”, ди Мөхәммәтшин.

Җыелган мулалалар Мөхәммәтшиннең бу сүзләрен мөфтигә төрттерү дип кабул итте, мөфти акрын гына “бәйләнмә” дип әйтеп куйды. Фәрит Мөхәммәтшин исә тагын шул сүзне кабатлады: син миңа караганда Аллага якынрак, мин сиңа бәйләнмим.

Чуашстан мөфтие: җитте, туктагыз!

Үзәк диния нәзарәте рәисе урынбасары, Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов исә милләт, исламга килеп кергән яңа агымнар проблемына тукталды.

Әлбир Крганов
“Бүген яшьләр гыйлем өйрәнеп, шифа китерәсе урынга, агу китермәделәрме? Бүген гарәп илләре үзләре дә гарык булып, яңарыш керткән, иске радикал алымнар үзләрендә дә үтмәгән заманда, татарларның мең еллар дәвамында җелегенә сеңгән ислам принципларын бозмаган милли карашны алыштырырга тырышучыларга “туктагыз!”, “җитте!” дияр вакыт. Татарлар хас булмаган ислам юнәлешләрен таратучылар уеннан уймак китереп чыгарырга мөмкин”, ди Крганов.

Чуашстан мөфтиен хуплап, зал кул чаба башлады. Крганов фикеренчә, ят юнәлешләрдән саклану өчен дини уку йортларының белем бирү системасын ныгытырга кирәк.

“Тарих институты каршында ачылган исламны өйрәнү үзәгенә куәт бирергә кирәк. Татар телендә инкыйлабка кадәр басылган 35 мең китапны яңадан халыкка кайтарырга кирәк. Гомумән, татарларның милли-дини тормышны бергә алып юлларын аңларга тырышсак иде”, ди Крганов.

Төбәк имамнары дин белән милләтне аерып карамый


Пенза өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәтенең имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Давыдов Пензада милли, дини эшләрнең ата-баба традициясе нигезендә алып барылуына басым ясады.

Ханты-мансы автономиясе диния нәзарәте рәисе Таһир Саматов Себердәге татар тормышы белән таныштырды. Дини, милли эшнең хәлен сөйләде. Аның фикеренчә, мәчеттә имам булып татар тормаса, татарлар мәчеткә йөрмәскә дә мөмкин.

“Ханты-мансы диния нәзарәте үзебезнең нәзарәттә укыган имамнарны гына мәхәлләләргә урнаштыра. Аларның күбесе татар-башкортлар. Җомга вәгазенең яртысы татарча, яртысы урысча сөйләнә. Башка дини мәрәсимнәр татар телендә алып барыла. Безгә чит илдә яки башка программа белән укыган шәкертләр дә килә. Әмма алар үзара каршылык та китереп чыгаргалый. Уфа, Казан, Мәскәүдәге дини уку йортларында бер программа белән укытсалар иде. Безгә андый шәкертләр, муллалар җитми”, ди мөфти Таһиров.

Үзәк диния нәзарәтенә караган Петербур мөфтие Җәгъфар Пончаев дини һәм милли оешмаларның килешеп эшләвен искәртте. Русиядә мөселманнарны бер үзәккә – Русия үзәк диния нәзарәтендә берләшергә чакырды.

Иркутски өлкәсе мөфтие Фәрит Мингалиев Ерак көнчыгышта татар имамнары булмау проблемына тукталды. Аның сүзләренчә, татарлар дини белем алырга теләми. Шуңа татар телен саклау, өйрәнү, имамнар әзерләүдә Казаннан ярдәм сорады.
XS
SM
MD
LG