Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан" очкычында аягүрә дә риза


Русия туристлары Анталиядән “Татарстан” һава юллары очкычында аякта басып кайтырга да риза булган. Зуррак очкыч урынына кечерәге килгән. Ачулы туристлар компенсация таләп итеп шикаятьләр яза

Чиләбенең "Восточный Экспресс" телерадиоүзәге хәбәр итүенчә, чиләбе туристларына Анталиядә очкычка утырыр алдыннан урыннарның җитәрлек булмавын, алты балага аерым билетлары булса да ата-аналарының тезенә утырып кайтырга туры киләчәген әйткәннәр. Кайбер юлчылар моның белән килешмичә аягүрә кайтырга да ризалашкан. Әмма һава юлы кагыйдәләре моны рөхсәт итми.

“Анекс тур” туристлык ширкәте бу вакыйганы көтелмәгән хәл белән аңлата. Алдан билгеләнгән Боинг очкычы ватылу сәбәпле “Татарстан” һава ширкәте туристларны кечерәк очкыч белән алып кайтырга була.

“Анекс тур”ның матбугат вәкиле Евгения Федорова “Башта 148 урын урын булса, техник сәбәпләр аркасында кешеләрне Анталиядә тоткарламау өчен 142 урынлы очкычка алмаштырырга туры килде.

Ачулы туристлар хәзер бу хәлгә ризасызлык белдереп шикаятьләр яза. Алар моның өчен 180 доллар копменсациягә килешмичә үзләренә килгән физик һәм рухи зыянны 150 мең сум дип бәяли.
XS
SM
MD
LG