Accessibility links

Сәясәт җимергән күперләрне мәдәният төзәтә


Владимир Спиваков
Владимир Спиваков

Спиваков оркестрының Бакудан туры Ереванга килеп концерт куюы сәяси каршылыкларны җиңү буларак бәяләнә. Чарада өч илнең элекке мәдәният министрлары катнашты.

Күренекле урыс дирижеры Владимир Спиваков Бакуда күренекле азәрбәйҗан композиторы истәлегенә концерт биргәннән соң турыдан туры күрше Әрмәнстан башкаласына очып анда да концерт белән чыгыш ясады.

Бакуда үткән Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенең Яшьләр cимфоник оркестры концерты Узеир Хаҗибәйле истәлегенә оештырылды һәм аны Әрмәнстан, Азәрбәйҗан, Русиянең элекке мәдәният министрлары тамаша кылды.

Шуннан соң 24 сентябрьдә әлеге оркестрның концерты Ереванда да үтте.

Әрмәнстан президенты Серж Саркисян (с) Владимир Спиваковны (у) каршылый
Әрмәнстан президенты Серж Саркисянның матбугат хезмәте белдерүенчә, Саркисян Спиваковны Ереванга шәхсән үзе чакырган һәм аңа “Сезнең килүләрегез илебезнең мәдәни тормышында зур вакыйгаларга әверелә. Тулы концерт заллары һәм сезне җылы каршылаулар моңа дәлил. Әрмәнстан халкы сезне бик ярата һәм сезне Әрмәнстанның дусты дип саный”, - дигән.

Әлеге оркестр БДБның Һуманитар хезмәттәшлек шурасы һәм Дәүләтара һуманитар хезмәттәшлек вакыфы ярдәме белән оештырылды.

Армен Смбатьян
Дәүләтара һуманитар хезмәттәшлек вакыфының башкарма мөдире итеп гыйнвар аенда Армен Смбатьян билгеләнде. Аңа кадәр ул 8 ел буе Әрмәнстанның Русиядәге илчесе булып эшләде.

1996-98 елларда Әрмәнстан мәдәният министры булган Смбатьян Бакуга күренекле азәрбәйҗан композиторы Узеир Хаҗибәйленең тууына 125 ел тулуга багышланган концертны карарга да барган иде.

Шул ук концертта Азәрбәйҗанның Русиядәге илчесе Полад Былбыл-углы янында Русия президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек өчен җаваплы махсус вәкиле, элекке мәдәният министры Михаил Швыдкой да утырды.

Михаил Швыдкой
Швыдкой хәбәрчеләргә: “Хәзер без алга таба ни эшләү турында уйланабыз. Әле бер кызыклы фикер дә бар. Без тиз арада кавказ квартеты оештырып анда әрмән, азәрбәйҗан, гөрҗи һәм урыс кешесен кертергә җыенабыз. Аларның бергә концертлар куюы бик мөһим. Идеяләр, тәкъдимнәр бик күп. Без әрмән-азәрбәйҗан компонентына төрле форматлар кертеп Баку форумы, Ереван тәрҗемәчеләр форумы кебек чаралар үткәрергә җыенабыз. Болар әлбәттә президентларның, җитәкчеләрнең теләктәшлеген таләп итә”, - диде.

Өч элекке мәдәният министрының моңарчы да шулай бергәләп сәфәр чыкканы булды. Смбатьян, Булбулоглу һәм Швыдкой дошманлашкан ике халык арасындагы күперләрне төзәтү максатында 2009 елның июлендә Таулы Карабахка һәм Әрмәнстанга инде килгән иде.

Әмма бу юлы әлеге сәфәр аерым мәгънәгә ия. Бу узган җәйдә Таула Карабахта вәзгыять яңадан кискенләшеп китеп дистәдән арткык кеше һәлак булганнан соң Ереванга шундый югары дәрәҗәле кешләрнең беренче килүе.
XS
SM
MD
LG