Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швециядә чиркәү-мәчет төзеләчәк


Швеция башкаласы Стокһольм янындагы Фисксетр бистәсендә үзенчәлекле чиркәү-мәчет төзеләчәк. Анда лютеран-евангелист чиркәве белән мәчет бер түбә астында булачак.

Мондый гыйбадәтханә төзүне җирле швед епискобы Бенгт Ваденше тәкъдим иткән.

“Фисксетр халкының 40 проценты мөселманнар, ә 40 проценты Швед чиркәве әгъзалары. Һәм без җирле имам белән мәктәпләргә йөреп укучылар белән очрашабыз, елына дүрт мәртәбә бергәләп гыйбадәт кылабыз, дини гыйбадәт кичәләре оештырабыз, Корьән һәм Библияне бергәләп укыйбыз. Бу инде җиде ел буе шулай дәвам итә. Без Алла - бер, рухи дөнья – бер, шуңа күрә традицияләрне уртаклашырга кирәк дип саныйбыз”, - ди Бенгт Ваденше.

Чиркәү белән мәчетне бер түбә астында коруның максаты дип ул күпмәдәниятле җәмгыятьтә үзара ышаныч булдыруны атый.

Христианнар да, мөселманнар да хуплаган әлеге проект инде җирле хакимиятләр тарафыннан расланган. Төзелеш өч елга сузылыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG