Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык тарихи һәйкәлләрне торгызырга тели


Республиканың тарихи һәм мәдәни истәлекләрен яңартуга ярдәм итү теләгеннән халык та үз өлешен кертә, “Яңарыш” фондына керемнәр килү дәвам итә.

«Татарстан республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу фонды» агымдагы елның 17 февралендә Татарстан президенты боерыгы белән булдырылды. Фонд эшчәнлеге исә Болгар шәһәре, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм республикада урнашкан башка тарихи, мәдәни истәлекләрне яңартуга юнәлдерелде. Фондка барлык теләүчеләр, шул исәптән, чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә ярдәм итә ала.

Русиядәге татар имамнары җыенының соңгы утырышында “Яңарыш” фонды тәкъдим ителде. Татарстан премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева проектның төп бурычы турында әйтте:

“Бу эштә иң мөһиме халкыбызның катнашуы. Минемчә, “Яңарыш”ның төп максаты-халыкны берләштерү. Кешеләр үз пенсияләреннән, аз гына акчаларыннан, һәйкәлләрне торгызуга үз өлешләрен кертәләр икән, минемчә, бу безнең иң зур уңышыбыз”.

Проект эшенә “Лукойл”, “Ритэк”, “КамАЗ”, “Акибанк”, “Кызыл Шәрык”, “Вамин - Татарстан”, “Алмаз-Холдинг”, “Нәфис косметикс” һәм башка эре эшмәкәрләр дә үз өлешен керткән. Русия белән Татарстан бюджетыннан да акча күчерелгән.

Гөлфинә Мөхәммәтшина
Проект кысаларында археологик казу эшләре дә алып барыла, тарихи истәлекләрне яңарту, халыкара сәяхәт объектлары булдыру да планлаштырыла. Моның өчен заманча музей, туристлар өчен тиешле җиһазлар төзү күздә тотыла.

Халык битараф калмады


“Яңарыш” фонды ярдәмчесе Гөлфинә Мөхәммәтшина халыкның тарихи һәм мәдәни истәлекләрне яңарту проектына битараф булмавы турында әйтте:

“Халыктан ярдәм килә. Күп кеше үзләренең акчаларын җәлләмичә, безнең фондыбызга ярдәдәм итәләр. Безнең беренче президентыбыздан алып, гади кешегә кадәр үзләренең өлешен кертә.”

Аның сүзләренә караганда, фондка төрле эчтәлектәге хатлар да килә, алар арасында, еш булмаса да, проект эшенә каршы килеп: “Нәрсәгә аны башкарасыз”, дигәннәре дә була икән.

Рамазан аенда исә хәйриячеләр саны тагын да арткан, халык аеруча Болгардагы мәчет төзелешенә ярдәм итәргә тели. Әйтик, беренчеләрдән булып, “Группа Альянс” ачык акционерлык җәмгыяте президенты Муса Бәҗәев мәчет өчен 30 миллион сум акча күчергән.

Болгарда төзеләчәк мәчет

Төзеләчәк комплекс составында мәчет, мәдрәсә һәм мөфти хәзрәтнең дин әһелләре, кунаклар белән очрашу өчен бүлмәсе булачак. Мәчет барлыгы 200 кешене сыйдыра алачак, ә эчке өлешкә сыя алмаучылар өчен, аның каршында мәйдан төзеләчәк. Мәчет өч катлы була. Аны архитектор Сергей Шакуров проектлый.

Болгарда шулай ук чатырлардан торган мосафирлар аланы, икмәк музее, елга вокзалы, Ислам динен кабул итүгә бәйле истәлек билгесе дә төзеләчәк.

Фонд тарафыннан хәйриячеләр китабын чыгару да күздә тотыла. Биредә фонд,төзеләчәк биналар турында бөтен мәгьлүмат һәм барлык хәйриячеләрнең исемлеге булачак. Китапны яңа елга кадәр чыгару карала.
XS
SM
MD
LG