Accessibility links

Уфа татарлары президент Хәмитовтан җавап көтә


Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин

18 сентябрь Уфада узган җыенда татар җәмәгатьчелеге президентның җанисәпне гадел үткәрүне таләп иткән мөрәҗәгать белән чыгуын сораган иде. Хәмитовтан һаман да булса җавап юк.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары җанисәп алдыннан утырышларын даими үткәрә. Чираттагысында ике мәсьәлә каралды: 18 сентябрьдә узган җыенга кайтаваз һәм җанисәпкә әзерлек мәсьәләсе.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин сүзләренә караганда, ул президент аппараты вәкилләре белән очрашкан. Аңа татар җыенында кабул ителгән документларның Рөстәм Хәмитовка тапшырылуын, карардагы мәсьәләләрне тикшерүләрен ирештергәннәр:

“Шулай булуга карамастан, бу безне канәгатьләндерми. Чөнки без анда президенттан мөрәҗәгать белән чыгуын сораган идек. Канун нигезендә безнең мөрәҗәгатькә 7-10 көн эчендә җавап бирелергә тиеш. Ә без һаман да булса җавап ала алмыйбыз. Бу президентның татар мәнфәгатьләрен инкарь итүе дигән сүз”, диде ул.

Татар милли хәрәкәте активисты Шамил Нәҗметдинов җыенда Мортаза Рәхимовны татарның беренче санлы дошманы дип атап, икенчесе кем дигән сорау куйган иде. Әлеге утырышта ул моны кабат искә төшереп, Мортаза Рәхимовның 20 еллык эшчәнлегенә бәя биреп, Рөстәм Хәмитовның милли сәясәттәге гамәлләрен телгә алып, резолюция кабул итәргә тәкъдим итсә дә, бу хупланмады.

Кадерле Имаметдинов
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов Башкортстан шартларында татарларга саклану бик авыр дип исәпли:

“Күк бүре” һәм башка кайбер башкорт җәмәгатьчелек оешмалары Татарстанны татар республикасы, Башкортстанны саф башкорт республикасы итеп күзаллый. Ягъни, анда күпчелек башкорт милләте вәкилләре булырга тиеш. Бу татарларны башкортлаштыру исәбенә эшләнә.

Күпме авылларыбыз башкортка күчте. Шул ук вакытта башкорт җәмәгатьчелеге демократия турында да сөйли. Ә бит демократия урнашкан хәлдә, ул “кәгазь башкортлар” бар да татарга кайтачак. Ягъни, үзләренә үзләре каршы сөйлиләр булып чыга”.

Утырышта җанисәп алдыннан каршылык чаралары үткәрү, президентка кабат мөрәҗәгать күндерү карар ителде.

Шунысын әйтергә кирәк, җанисәп мәсьәләсендә президент бөтенләй авызына су кабып утырмый. 29 сентябрь көнне ул район һәм шәһәр хакимият башлыклары белән видеоселектор киңәшмәсе уздырды. Анда җанисәпнең статистик чара булуын әйтеп, аны сәясиләштермәскә чакырды.
XS
SM
MD
LG