Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда “фәкыйрьләр ипие” пешермәкчеләр


Татарстан икмәк пешерүчеләре ипи бәясен арттырырга яки "социаль" ипи чыгара башларга тәкъдим итә. Шул арада республиканың иң кыйммәтле саналган “Бәхетле” ширкәте үз челтәрен үстерә.

Быелгы корылыкка карамастан, хакимият ипигә бәя арттырырга ирек бирми. Икмәк социаль яктан якланган ашамлыклар исемлегенә керә. Анда “Сельский”, “Дарницкий” ипиләре һәм ак оннан күмәч бар. Мәсәлән, халык яратып ала торган “Сельский” ипие Казанда якынча 12 сум тирәсе тора. Аларга бәя үсеше ел ахырына кадәр туктатыла.

Шушы социаль яктан якланган 3 төрле ипи Татарстандагы икмәк пешерүчеләр җитештерә торган тауарның өчтән ике өлешен тәшкил итә.

“Югары сыйфатлы ипине түбән бәядән сату безгә зур зыян китерә”, ди икмәк пешерүчеләр. Күптән түгел Казанда булган Икмәк пешерүчеләр берлеге җыенында бу тармакның проблемнары һәм алардан чыгу юллары тикшерелгән.

Онга, майга, йомыркага, энергиягә бәяләр арта бара. Икмәк пешерүчеләр берлеге рәисе Илдар Никифоров: “Хәлләр болай дәвам итсә, киләсе утырышка килүче дә булмас, бу шартларда ипигә бәяне арттырырга, ә заводны ябарга туры киләчәк”, дип белдергән.

Бу хәлдән чыгу өчен икмәк пешерүчеләр социаль яктан якланган ашамлыклар исемлегендә бер генә төр ипине калдырырга һәм аны түбәнрәк сыйфатлы оннан пешерергә тәкъдим итә.

“Безнең дә тәмле ипи ашыйсы килә”

Ә аз керемле кешеләрнең бу түбәнрәк сыйфатлы ипине аласы килер микән?

1 октябрь - өлкәннәр көненә багышланган чарага килгән пенсионер Юрий Шерстнев арзанлы ипи турындагы тәкъдимнән көлде. “Бөтен дөнья кешечә яши, без кеше түгелмени?”, диде ул.

Казандагы пенсионер апа да түбәнрәк сыйфатлы ипи чыгаруга канәгать түгел.

“Аның тәме буламы, очсыз ипи начар оннан пешерелгән дигән сүз. Мин андый әйберне алырга кимсенәм. Безнең дә тәмле ипи ашыйсы килә. Без аны ипи пешкән җиргә барып алабыз, анда йомшак, сыйфатлы була”, диде пенсионер апа.

“Бәхетле”нең кыйммәте арта

Аз керемле гаиләләргә түбәнрәк сыйфатлы ипи пешерә башлау турында сүз барганда, Татарстандагы иң кыйммәтле кибетләрнең берсе саналган “Бәхетле” ширкәте бизнесны үстерү юлларын эзли.

“Коммерсант” газеты язганча, “Бәхетле” челтәренең Новосибирскида да кибете ачылырга тиеш.

Аның инде Казанда 10 кибете бар, Чаллы һәм Түбән Камада берәү, Мәскәүдә – 4. Моңарчы “Бәхетле” Мәскәүдә дә яңа кибетләр ачарга җыенуын белдергән иде. Хәзер Новосибирски турында хәбәр таралды.

Себер якларындагы яңа кибет франчайзинг ысулы белән ачыла икән. Ягъни “Бәхетле” исеме астында эшләргә теләгән Новосибирски сәүдә челтәре (НТС) Казан ширкәтенә аның өчен шактый акча түли һәм табыштан үз процентын ала.

Шул рәвешле, бу челтәр Себер төбәгендә иң кыйммәтле кибетләр базарына керергә тели. Әлегә “Бәхетле” исеме астында бер генә кибетне ачу турында сүз барcа, киләчәктә аларның саны артырга мөмкин. Болар үз чиратында “Бәхетле” ширкәтенең бәясен арттыра, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG