Ел саен Германиянең берләшүенә багышланган тантаналар илнең төрле җирләрендә үтә. Быел бәйрәм чаралары Бременда узды. Анда Германия канцлеры Ангела Меркель һәм президент Кристиан Вульф катнашты. Берлинда исә Германия парламентының тантаналы утырышы булды.
Президент Кристиан Вульф Бременда ясаган чыгышында көнчыгыш Германия халкының батырлыгы һәм ихтияр көченә соклануын белдерде.
Президент Германиянең күп милләт һәм дин вәкилләре яшәгән ил булганына басым ясап, “илебезнең бу үзенчәлеген сакларга һәм үстерергә, әмма җәмгыятьтә упкыннарны булдырмаска” чакырды.
Илдә уздырылган соңгы фикер белешүләргә караганда, көнчыгыш Германия халкының күпчелеге тыныч инкыйлап нәтиҗәсендә коммунист режимыннан арынуыннан кәнәгать.
Германия халкының 64% ике яктан да берләшү эшенең әле дәвам итүен белдергән.
Дөнья җитәкчеләре Германиягә үз котлауларын җибәрде.