АКШ дәүләт департаменты үз ватандашларына Европада террор һөҗүмнәре әзерләнү ихтималы турында белдерү ясады.
Белдерүдә һөҗүмнәрнең кайсы илләрдә була алуы турында мәгълүмат юк, шулай ук Европага сәфәрләрне кичектерү кирәклеге турында хәбәр ителми.
Узган атнада берничә илнең күзләү хезмәтләре “Әл-Каидәнең” Европа Берлегендә террор һөҗүмнәренә әзерләнүен белдергән иде. Һөҗүм ихтималы Франция, Германия һәм Британиядә бар, диелде.
Соңыннан бу илләрнең махсус хезмәтләре тырышлыгы белән террорчылар эшчәнлеге туктатылды, дип хәбәр ителде.
Соңгы атналарда Парижда террор куркынычы аркасында Эйфель манарасыннан туристлар ике мәртәбә чыгарылды.