Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөшәррәф хакимиятне сагына


Мөшәррәф Лондонда яңа партиясен тәкъдим итте

Пакстанның элекке президенты Пәрвәз Мөшәррәф 2013 елда үтәчәк сайлауда катнашып хакимияткә кайтырга ниятли. Моның өчен ул Лондонда “Бөтен Пакстан мөселман лигасы” партиясен төзеде.

Пәрвәз Мөшәррәф Пакстанга “яңа демократик сәясәт” алып кайтырга тели.

“Пакстанны бүгенге караңгылыктан чыгарырлык сәяси көч юк, шуңа күрә мин яңа фирка оештырам”, диде Мөшәррәф 1 октябрь көнне Лондонда ясаган чыгышында.

Наваз Шәриф һәм Пәрвәз Мөшәррәф
Мөшәррәф хәзер Лондонда яши. Сәясәткә ул 1999 елда буталчык бер чорда килде. Шул елның октябрендә ул чакта Пакстан гаскәрләре башлыгы булган Мөшәррәф яклы хәрбиләр Наваз Шәриф хөкүмәтен бәреп төшерде. Наваз Шәриф Мөшәррәфне Кашмирда Һиндстан белән сугыш башлауда гаепләп урыныннан алган иде.

Шул чорда хакимиятне үз кулына алган Мөшәррәфнең тугыз ел президент булганда төп эше идарәне ычкындырмау булды.

Тәнкыйтьчеләр Мөшәррәфне сәяси көндәшләрен төрмәгә утыртуда, демократияне кысуда, коррупцияне җәелдерүдә гаепләде.

Журналистлар алдында ясаган чыгышында элекке җитәкче “кайбер ялгыш карарлары” өчен гафу үтенде.

Азатлык радиосына әңгәмәдә ул “хата” дип Югары мәхкәмәнең баш хөкемдарын эштән алуны, гадәттән тыш хәл игълан итүне, күпмедер вакытка президент һәм хәрби көчләр башлыгы вазыйфаларын үзе башкаруын атады.

“Минем бу карарларым канун һәм конституциягә каршы килмәсә дә, илдә буталчыкка һәм сәяси низагка китерде, моның өчен мин гафу үтенәм”, диде.
Мөшәррәф Пакстанны "караңгылыктан чыгару юлларын беләм", диде


Пакстанга кайчан кайтачагын әйтмәгән Мөшәррәф, киләсе сайлауда анда “һичшиксез булачагын һәм үз йогынтысын ясаячагын” белдерде.

Яңа партияне тәкъдим итү чыгышында Пакстанның элекке җитәкчесе шулай ук илдә мәгарифне үстерү, хатын-кызларның җәмгыятьтә ролен арттыру һәм террорга каршы сугыш алып бару кирәклеге турында да сөйләде.

Пакстан Мөшәррәфнең бу яңа ниятенә каршылыклы фикерләр белдерде. Инде хәзердән үк илнең төп көчләре аның сәяси сәхнәгә кайтуына каршы торачак, дигән фаразлар бар.
XS
SM
MD
LG