Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ресин дин йортларын төзегәндә халык белән киңәшләшергә чакырды


Мәскәүдә һәр гыйбәдәт йорты халык белән киңәшләшеп салынырга тиеш, дип белдерде Мәскәү шәһәр башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Владимир Ресин.

“Яңа чиркәүләр, мәчетләр һәм синагогалар проектлары әзерләнгәндә җәмәгать тыңлаулары оештырырга кирәк,” диде Ресин Мәскәү хөкүмәте утырышында.

Ресин хакимиятләрнең бөтен диннәрнең гыйбәдәт йортлары төзелешенә тигез карашта булуын белдерде.

Мәскәү шәһәр думасында элекке гыйбәдәт йортларын дини оешмаларга кире кайтару турында канун өлгесе карала.

"Чиркәү милкен хәзердән үк барлый башласак - канунны тормышка ашыру җиңеләячәк", диде Ресин.

Бүген башкала хөкүмәте утырышында шулай ук хакимиятләрнең дини оешмалар белән бергә яшьләргә тәрбия бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында документ өлгесе кабул ителде. Аның нигезендә киләсе елда Мәскәүдә мәктәпләрдә "Диннәр мәдәнияте һәм дөньяви әһлак" фәнен укыту тәкъдимнәрен әзерлиячәк комиссия эшли башлый.
XS
SM
MD
LG