Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель физика бүләген чыгышлары белән Русиядән ике галим алды


Стокһольмда 2010 елның физика өлкәсендә Нобель бүләге ияләре игълан ителде.

Икесе дә чыгышы белән Русиядән булган галимнәр – Һолландия ватандашы Андрей Гейм һәм Русия белән Британия ватандашы Константин Новоселов бер миллион ярым долларлык бүләкне үзара бүләчәк.

Галимнәр “графен” – үтә юка үткәргеч уйлап табулары өчен бүләкләнә.

Гейм һәм Новоселов икесе дә Британия университетларында эшли.
XS
SM
MD
LG