Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хөкүмәте итәкнең озынлыгын билгеләде


Украина хөкүмәте “бала итәкле һәм чуар күлмәкле сәясәт бетте” дип игълан итте.

Хөкүмәтнең интернеттагы сәхифәсендә хезмәткәрләр һәм бинага килүчеләр өчен киенү кагыйдәләре басылып чыкты.

“Ачык төстәге костюм белән кара оек кимиләр. Куе зәңгәр төстәге итәк белән ак оек килешми, ботлар шәрә күренәчәк” дигән кагыйдә дә бар.

Хатын-кызларга җилкәләрен ачкан үтә күренмәле күлмәкләр кию, зур мәрҗәннәр тагу киңәш ителми.

Ирләргә бишмәтләренең сәдәфләрен төймәләп йөрергә һәм киемнәрен көн саен алыштырып торырга кушылган.

Ирләр дә, хатын-кызлар да зәңгәр, соры, коңгырт яки зәйтүн яшел төстәге кием генә кия ала. Аяк киемнәре яңа һәм чиста булырга тиеш.

Хөкүмәтне Юлия Тимошенко җитәкләгән чорда Украина үзгәрешләргә омтылды – Конституциядән алып киенүгә кадәр.

Тимошенко киткәч илдә “тәртип” салына.
XS
SM
MD
LG