Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шварценеггер Казанга Америка инвесторларын алып киләчәк


10 октябрьдә Русиягә Калифорния губернаторы, танылган актер Арнольд Шварценеггер җитәкчелегендә венчур фондлары һәм инновация ширкәтләре вәкилләре киләчәк.

Америка инвесторлары “Глобаль инновацион хезмәттәшлек” форумында катнашачак. Шулай ук “Сколково” инновация үзәген караячаклар, Мәскәү һәм Казан бизнес вәкилләре белән очрашачаклар.

Бизнес Online интернет сәхифәсе хәбәр итүенчә, Шварценеггер җитәкчелегендәге вәкиллек Русиядә, аерым алганда Татарстанда инновация проектлары үсеше мөмкинлеген бәяләячәк.
XS
SM
MD
LG