Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Анна Политковскаяны искә алалар


Бүген «Новая газета» журналисты Анна Политковскаяның үлеменә 4 ел булды.

Көн дәвамында мәскәүләр Политковскаяның өе янына чәчәкләр салды.

Кичен журналистның йорты янында танылган сәясәтчеләр, хокук яклаучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре җыелачак. Алар «Үтерүгә боерык бирүчеләр һәм үтерүчеләр әле дә иректә» дигән шигарь астында митинг уздырачак.

Политковскаяның үлеме әле дә ачыкланмаган. Алдагы көнне Русиянең тикшерү комитеты тикшерүне 2011 елның февраленә кадәр озайту карарын кабул итте.
XS
SM
MD
LG