Нидерланд патшабикәсе Беатрикс яңа хөкүмәт җитәксесе итеп Иреклек һәм демократия өчен халык партиясе рәисе Марк Рюттены билгеләде. Хөкүмәткә бу фиркадән кала шулай ук христиан демократлар да керәчәк.
Бу ике фирка парламентта күпчелектә булмаганга хөкүмәт эшенә Герт Вилдерс җитәкчелегендәге Иреклек фиркасе кешеләре дә катнашачак.
Мөһаҗирләр һәм мөселманнарга каршы сәясәте белән билгеле булган бу партия соңгы сайлауда яхшы нәтиҗәләргә иреште.
Вилдерс үзенең “Фетнә” исемле фильмы һәм Коръәнне Һитлерның Mein Kampf китабына тиңләгән сүзләре өчен бө атнада мәхкәмә алдына басты.
Мөселманнарга каршы нәфрәт тудыруда гаепле дип табылса Вилдерска бер елга кадәр төрмә яки 10 мең доллар акчалата җәза яный.