Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы Рәхимовның пенсиясен тикшерүне сорап мәхкәмәгә бирде


Уфа хокук яклаучысы Евгений Кареев республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимовка билгеләнгән пенсия дөрес саналмаган дип, аны тикшерүне сорап Башкорстан югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Рәхимов вазифасыннан китәр алдыннан ашыгыч рәвештә үзгәртелгән канун нигезендә, президент, парламент рәисе һәм премьер-министр пенсияләре билгеле бер коэффициент белән санала башлады. Кареев сүзләренә караганда, бу коэффициент бары тик Ерак Төньяктагы эшчеләр, корыч эретү һәм шахталарда эшләүчеләргә билгеләнә.

Рәхимов июль аенда президентлыктан киткәч, мәгълүмат чаралары аның пенсиясе аена 600 мең сум булачак, дип язып чыкты. Соңрак Рәхимов аена 100 меңнән азрак ала, диелде.
XS
SM
MD
LG