Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазиянең Гудаута шәһәрендә мәчеткә һөҗүмдә 1 кеше үлде


Абхазиядә мәчеткә булган һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, ике кеше яраланды.

Эчке эшләр министрлыгы белдерүендә, җомга көнне Гудаута шәһәре мәчетенә яныннан узып барган машинадан ут ачылган, ишек алдында булган мөселманнар яраланган, диелгән.

Ут ачылган машина соңыннан яндырылган килеш табылган.

“Абхазиядә күптөрле милләтара низаглар булса да, динара каршылыкларның бер кайчан да булганы юк. Мөселманнарны бу һөҗүм зур борчуга салды. Күпләр моны Сочида үтәчәк Олимпия уеннары алдыннан махсус хезмәтләрнең мөселманнар арасында “чистартулар” башлавы дип саный”, диде Абхазиядә чыгучы “Чегемская правда” мөхаррире Инал Хашиг.

Бер ай элек Гагры районы диния идарәсе башлыгы үтерелгәннән соң мөселманнар яклау сорап, Абхазия президентына мөрәҗәгать иткән иде.

Җинаять эше ачылып, тикшерү башланган.
XS
SM
MD
LG