Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лужков артыннан аның мирасын да озатмакчылар


Мәскәүдә Юрий Лужков белән дус булган сынчы Зураб Церетели мирасыннан арыну хәстәрен күрә башладылар. Мәскәү үзәгендәге Петр I куелган һәйкәлне күчерү шактый кыйммәткә төшәчәк. Заманында Казанда да Петр I һәйкәл куймакчылар иде.

Кремльдән ерак түгел генә Мәскәү елгасы эчендә куелган Зураб Церетелиның Петр I һәйкәлен халык һәрвакыт мыскыл итеп килде.

Дөньяда иң зурларның берсе саналган 98 метр озынлыктагы бу һәйкәл шактый гына мәзәк тоела. Анда Петр I корабтан еракка караш ташлаган. Ә кoрабы аның өчен бик кечкенә кебек тоела. Виртуаль туристлык һәм Foreign Polisy американ журналында бу дөньяда иң ямьсез архитектура корылмаларының берсе дип бәяләнгән иде.

Заманында Мәскәүне яратмыйча Русия башкаласын Петербурда ясаган Петр I һәйкәле белән мәскәүләр инде алдан ук канәгатьсез булды. Әмма Церетели белән Лужковның дуслыгы сәбәпле, һәйкәлгә кул тидерергә беркем батырчылык итмәде.

Әмма Русия президенты Дмитрий Медведевның Лужковны эшеннән азат итүеннән соң, мэр вазыйфаларын башкаручы Владимир Ресин әлеге һәйкәлгә дә урыныннан китәргә вакыт булуына ишарәләде.

Әлбәттә Мәскәү депутатлары моңа каршы килергә тырышкан. Әмма “Интерфакс” язуынча, Ресин “акыллы кеше башкалар хатасында өйрәнә” дип җавап биреп аның икенче урынга күчерелергә тиешлеген әйткән.

Тик кайда һәм нинди хисапка? Бу исә җәмәгатьчелектә шактый гына бәхәсләр уятты.

Җитмәсә бу һәйкәл беренче чиратта Петр I дип түгел, ә Латин Америкасына сатар өчен Христофор Колумбка дип уйланылган булган. Ләкин аны беркем сатып алырга теләмәгәч, ул Петр I дип үзгәртелгән һәм Мәскәүгә куелган. Церетели моны үзе, әлбәттә кире кага һәм ул махсус Мәскәү өчен эшләнгән иде дип бара.

Мәскәүдә яшәүче 50 яшьлек пенсионер Людмила Пономарева исә һәйкәл алынырга тиеш дип саный.

“Бу Петр I һәйкәле түгел, ә Колумбка дип уйланылган сын. Аның урыны “Мәскәү” елгасында түгел”, ди ул.

Һәйкәлне Миронов бакчасына җибәрергә киңәш итәләр

Тәнкыйтьчеләр һәйкәлне күчерү 6 миллион долларга төшәчәк дип бара һәм әлеге акчаларны мәктәпләр яки башка җәмәгать эшләре өчен тоту файдалырак булачагын әйтә.

73 яшьлек пенсионер Рәйсә Синицина беркайчан һәйкәлне ошатмаган һәм аның алынуына шатланыр гына иде. Ләкин 13 ел торганнан соң аңа акчалар әрәм итүне кызганыч дип саный

“Әгәр тарихи яктан карасаң, аны Мәскәүдә куясы түгел иде. Әнә Ленинградта булсын иде. Хәзер инде шундый күп акчалар кергән, хәтта инде әйтүе дә авыр. Аны җимерү-җимермәүне югарыдыгылар хәл итсен. Әгәр ватсалар инде кергән акчалар, хезмәт кызганыч. Төзер алдыннан уйларга кирәк булган”, ди ул.

Федерация җыены спикеры Сергей Миронов аны 10 ел элек үзенең туган ягы Петербурга Фин култыгы тирәсенә күчерергә тәкъдим иткән иде. Лужков киткәннән соң аның бу сүзләре кабат массакүләм мәгълүмат чараларында калкып чыкты.

Әмма Петербурның депутатлары Мироновтан әлеге һәйкәлне җибәрмәүне үтенеп хат юллады.

Петербур губернаторы Валентина Матвиенко инде шәһәрдә Петр I һәйкәле барлыгын әйтте.
Петербурның фонтанка.ру халык арасында сораштыру уздыргач, аларның 65% һәйкәлне Миронов бакчасына куярга кирәк дип җавап биргән.

Сынны күчерү өчен хәтта акча җыймакчылар

Шул ук вакытта кайбер өлкәләр кызыксыну белдергән. Петрозаводски, Архангельски, Воронежда һәйкәлне үзләренә кабул итү мәсьәләсен тикшерергә әзер булуларын белдергәннәр. Русия яклавына таянган Молдова да шул исәпкә керә.

Әлеге кирәкмәс һәйкәл язмышы турында бу атнада интернетның урыс блогларында да шактый сүз барды. Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин Twitterда аны Брюссельгә күчерергә кирәк дип тәкъдим ясады.

“Бельгиялеләр моңа сөенәчәк кенә, чөнки аларның пес итеп тора торган малайлар һәйкәлләре әллә ни игътибарны җәлеп итми” диде ул.

“Новости” агентлыгына биргән әңгәмәсендә Церетели һәйкәлне күчерергә теләүне тәнкыйтьләп узды. “Бу алар өчен хурлык, ә минем өчен реклам” диде ул.

Лужков белән дус булган 76 яшьлек Церетели Русия башкаласындагы күп кенә өре архитектура проектларында катнашты. Аның Петрга һәйкәле Русия флотының 300 еллыгы уңаеннан 1997 елны куелганда ук зур бәхәсләр тудырды.

Һәйкәлгә каршы кампанияләр оештырылса да, аның файдасы булмады.

Җәмәгать пулаты вәкиле, Пермь заманча сәнгать музее җитәкчесе Марат Гельман әлеге кампания вәкилләренең берсе иде һәм ул хәзер дә аның алынуы яклы булуын әйтә. Үзенең блогында Гельман моның өчен хәтта акча җыярга планлаштыруын яза, юкса ул салым түләүче гади халык җилкәсенә төшәчәген белдерә.

43 яшьлек исемен Андрей дип кенә әйткән табиб һәйкәлне алуга шатланачагын әйтә.

“Мин һәйкәлне алуны дөрес дип саный, чөнки ул матур түгел һәм шәхсән миңа ошамый. Минем өчен ул элекке мэрның җинаятьчелеген чагылдыра. Бу әлбәттә минем фикерем. Чөнки аның гаепле булуы мәхкәмә тарафыннан расланмаган. Әмма элекке мэрның һәм Церетелинең бик үк кануни булмаган гамәле дип саный”, ди ул.

Шул ук вакытта җирле архитекторлар әлеге һәйкәлгә караганда мөһимрәк проблеманр бар дип саный. Бу шәһәрнең тарихи мирасын саклау һәм инде бөкеләр проблемасы.

Билгеле булганча заманында Казанның Петербур урамында да Петр I һәйкәл куймакчылар иде. Казанның меңъеллыгына Петербур үз исемендәге урамын төзекләндергәч анда Петр I һәйкәлен куймакчы булды.

Әмма Татарстан милли вәкилләре моңа каршы тавыш чыгарды. Алар моны Петрның мөселманнарга каршы күп золымнар кылуы белән аңлатты. Шулай итеп Казан үзәгендә һәйкәл куелмый калды.
XS
SM
MD
LG