Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Думасында дүрт фирка булачак


Казан сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, Казан Думасында “Бердәм Русия” фиркасе 41 урын алачак, КПРФ белән ЛДПР -- 3, “Гадел Русия” -- 2 мандат казанды.

Беренче тапкыр Казан Думасында бер хакимият фиркасе генә түгел, башка фирка вәкилләре дә булачак. Казан сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, 10 октябрь көнне башкалада булган җирле сайлауларда “Бердәм Русия” фиркасе 68% тавыш җыйган. КПРФ -- 12%, ЛДПР -- 11%, “Гадел Русия” -- 6,7% тавыш казанган.

“Бердәм Русия” фиркасе намзәтләре 25 бер мандатлы бүлгенең 24ндә җиңү яулаган. Бу фирканең исемлекләр белән тагын 17 кеше депутат булачак. Ягъни бу фирка 50 урынның 41ен алачак.

Коммунистлар һәм башка фирканең намзәтләре бер мандатлы бүлгеләрдә җиңә алмаса да, исемлек белән Думадагы урыннарга ирешә алды. Рәсми мәгълүматларга караганда, башкаладагы сайлаучыларның 12% КПРФ өчен тавыш биргән. Ягъни Казан депутатлары арасында 3 коммунист булачак.

ЛДПР фиркасе 11% тавыш җыйган. Казан Думасына бу фирканең 3 вәкиле үтәчәк. 6,7 % казанган “Гадел Русия” вәкилләре 2 мандатка лаек булды.

Арбузов 21нче бер мандатлы бүлгесендә сәяси фирка тарафдары түгел, үз-үзен күрсәткән намзәт җиңү яулады, дип хәбәр ителә. Монда "Бердәм Русия" вәкиле җиңелде дигән сүз түгел, биредә хакимият фиркасе намзәтләрен күрсәтмәгән иде.

Үгетләү, намзәтләр, програмнар белән таныштыру бик сүлпән барса да, Казанда хакимият фиркасе башка бер миллионлы калалар белән чагыштырганда күбрәк тавыш җыйган. Бу хакта Казан шәһәр башлыгы хәбәр итте.

10 октябрьдә сайлау урыннарында халыкның активлыгы күзәтелмәсә дә, Казан сайлау комиссиясе тавыш бирүдә 49% сайлаучының катнашуын игълан итте.

Казан шәһәр депутатлары арасында 4 фирка вәкилләре булса да, Казанның канун чыгару җыенында хакимиятләр белән килешмәүчеләр булыр дип өмет итәргә нигез бармы?

"Гадел Русия" фиркасенең исемлеге башында торган Рафаил Боһаутдинов, Казанның муниципаль заказ дирекциясе башлыгы булып эшли. Аны да хакимият вәкиле дип әйтеп була.

Коммунистлар фиркасенең исемлеге башында торучы Илья Шакулов башлангыч мәктәптә методист булып эшли.
Либерал демократларны вәкиллек итүче исемлектә беренче урында торучы Руслан Юсыпов - Казанның автотранспорт оешмасы җитәкчесе урынбасары.

"Звезда Поволжья: газетасы баш мөхәррире, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов элегрәк “Азатлык”ка: “Казан депутатлары шурасына намзәтләр килештерелгән, 4 фирка булачак”, дип әйткән иде.

"Бердәм Русиядән" тыш башка фиркаләргә дә Казанда гына түгел, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камада да урыннар бирелде. Мәсәлән, Чаллы канун чыгару оешмасында 4 сәяси фирка булачак. Күпчелек урыннар “Бердәм Русия” фиркасендә булса, КПРФ, ЛДПР һәм “Гадел Русия” вәкилләренә берничә урын гына тәти. Шундый ук хәл Әлмәт һәм Түбән Камада җирле шураларында да булачак.

Рәсми чыганаклар, җитди канун бозулар булмады, дип белдерә, әмма бюллетеньнәрнең әле 98% тирәсе генә саналган. Мәсәлән, Казанның баш сайлау комиссиясендә, дүшәмбе киченә кайбер җирле комиссияләр әле мәгълүматларны тапшырып бетермәгән иде.
XS
SM
MD
LG