Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан сайлавында җиңелгән фиркаләр протест чараларына әзерләнә


Кыргызстандагы парламент сайлауда җиңелгән фирка тарафдарлары сишәмбе көнне Бишкәк-Ош юлын япты.

Азатлык радиосы хәбәрчесе әйтүенчә, “Бердәм Кыргызстан” фиркасе актвистлары тавышларны санау нәтиҗәләре белән килешмичә чикләнмәгән вакытка ил буйлап протест чаралары башларга җыена.

Парламентка үтә алмаган фиркаләрнең җитәкчеләре исә илкүләм конгресс оештырулары турында белдерде.

Алар президент Роза Отунбаева белән очрашуда, әгәр хакимият сайлау вакытындагы канун бозуларны тикшермәсә, илкүләм протест чаралары башлау белән янады.
XS
SM
MD
LG