Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Хәлилов: “Интернет-маркетинг ул – технология һәм иҗат синтезы”


Дамир Хәлилов
Дамир Хәлилов

Социаль медиа маркетинг – интернетта чагыштырмача яңа юнәлеш. Бу өлкәдә зур казанышлары булган кешеләрнең берсе – милләттәшебез Дамир Хәлилов.

Кем өчендер “Facebook”, “В контакте”, “Twitter”, “Одноклассники”, “Мой мир” кебек ресурслар танышу-аралашу, фото карау урыны гына булса, икенчеләр өчен бу -- бизнес-мәйдан, акча эшләү урыны.

Күптән түгел Казанда узган SEO, ягъни интернет-сайтларны популярлаштыру, алга этәрү турындагы конференциядә Мәскәүдән килгән милләттәшебез Дамир Хәлилов та чыгыш ясады. Дамир – Питербур егете, күп еллар интернет-технологияләр өлкәсендә эшли. Интернет-маркетинг турындагы китап авторы да ул. Хәзерге төп эше – проектларны социаль челтәрләрдә популярлаштыру, интернет-маркетинг.

Дамир, эшчәнлегегез аркасында Питербурдан Мәскәүгә күчәргә туры килгән дип беләм. Әллә төньяк башкалада клиент табу белән хәл мөшкелме?

Әйе, Питербурда яшәгәндә үсү мөмкинлегебез чикле иде. Күпчелек клиентларыбыз Мәскәүдә булганлыктан атнага 2-3 тапкыр башкалага йөрергә туры килде. Ахыр чиктә Мәскәүгә яшәргә үк күчтем. Питербур белән Мәскәүне чагыштырырлык түгел, башкала -- күпкә алда. Ә, әйтик, Самар һәм Ижау кебек шәһәрләр Казан каласыннан күпкә калыша. Мин моны ил буйлап күп йөрүче кеше буларак әйтә алам.

Нәрсә ул интернет-маркетинг?

Соңгы вакытта SMM аббревиатурасы киң кулланыла. Social Media Marketing -- сәүдә итүнең бер ысулы. Ягъни социаль ресурслар аша сату. Бу сәүдә ысулының "кара" һәм "ак" алымнары бар. Әйтик, мин яңа телефон моделен сатам ди. Блоггерларга акча түләп, алар аша мактау сүзләре яздырсам – моны "кара" ысул дип санарга була. "Ак" ысул булса, болай эшләр идек: әйтик, танылган блоггерга шушы телефонны кулланып торырга бирәбез һәм, бераз вакыт узгач, аның белән бу турыда әңгәмә корабыз.

Еш кына социаль сайттагы теге яки бу төркемгә очраган һәрбер кешене теркиләр. Бу шулай ук "кара" алымнарның берсе. Һәм шактый мәгънәсез эш. Чөнки, аудитория иң беренче чиратта, потенциаль сатып алучылардан торырга тиеш. Алар бу төркемне үзләре эзләп табып керсә, тагын да яхшырак.

Ә барыбызга да таныш булган спам нәрсә ул? Аның төсе нинди?

Спамны, гомумән, эш алымы дип карамыйм. Беренчедән, бу -- искергән ысул, кичәге көн ысулы дисәң дә була. Нәтиҗәсе дә юк. Икенчедән, үзенең агрессивлыгы белән кешенең гайрәтен чигерә, ачуын китерә. Спам – кешенең фигыйль-холкына, табигатенә каршы килә торган нәрсә ул.

Ә социаль медиа маркетинг – технология белән иҗади эшнең синтезы. Ягъни монда югары технологияләрне белү генә аз, сату-алу темасының мәгънәсен, асылын белеп эш итәргә кирәк. Шулай ук креатив булу да зарур.

Сез бу өлкәдә кайчаннан бирле эшлисез?

Үз агентлыгымны 2006 елда ачтым. Хәзер 17 кешедән торган хезмәт коллективын җитәклим. Социаль медиа маркетинг өлкәсендә эшлибез генә түгел, ә аны күзәтәбез, өйрәнәбез һәм системга салабыз. Быелгы, узган елгы һәм 3 ел элек булган эш алымнары бер-берсе белән чагыштырырлык түгел. Бу -- иң тиз үзгәрә һәм үсә торган өлкәләрнең берсе. Әле 1-2 ел элек кенә кара эш ысуллары киң кулланылса, бүген тенденцияләр агару ягында. Элек нинди дә булса эш кагыйдәләре, уен кагыйдәләре булмаса, бүген инде алар бар. Һәм уенчылар да үзара аралашып, сөйләшеп, уртак фикергә килеп эш итә.

Оешмалар, ширкәтләр интернет-рекламны үз итәме соң?


Бизнесның социаль челтәрләрне сату мәйданы итеп күзаллавы көннән-көн арта. Бу эре, урта һәм кече бизнеска – барысына да карый. Хәзер кайбер фирмалар хәтта үзләренең рекламнарында рәсми сайт адресын түгел, ә “В контакте”дагы төркем номерын гына бирә. Бу адым күп нәрсә турында сөйли. Ә Мәскәүдәге бер туристлык компаниясе, мәсәлән, бары тик социаль челтәрләр аша гына эшләве белән дан тота. Гадәти компания белән чагыштырганда, аның клиентлар челтәре күпкә киңрәк.

Теге яки бу товарны, брендны социаль челтәрләрдә рекламлаганда нинди суммаларны күздә тотарга?

Бу хезмәт күрсәтү базары әле аякка гына баса. Шуңа күрә уртача бәяләр әле формалашмаган. Күпләр бу эшне үзлектән башкарырга тырыша. Бу очракта, әлбәттә, бар да бушлай. Ә икенчеләр агентлыкка мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, безнең агентлыкта уртача чек аена 6-8 мең доллар тәшкил итә. Бәяләр төрле: 2 мең доллардан 40 мең долларга кадәр.

Күп кенә потенциаль клиентлар интернетка шикләнеп, ышанмыйча карый. Реклам өлкәсендә, маркетингта массакүләм мәгълүмат чаралары белән ничек көндәшлек итәргә?

Монда, әлбәттә, барысы да клиентның үзеннән тора. Эре компанияләрнең маркетологлары моннан хәбәрдар, аларга аңлатасы юк. Ә башкаларга исә нәтиҗәле рәвештә эшләр өчен аңлатырга кирәк. Монда метрика, ягъни маркетингның нәтиҗәсен күзәтә алу бик мөһим. Башка массакүләм мәгълүмат чараларында мондый мөмкинлек юк диярлек. Ә интернетта бар.

Гадәттә, теге яки бу сәләткә ия булган белгеч, остаз үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашырга тормый. Бу аңлашыла да. Бүген бер сәләтле яшь җилкенчәкне өйрәтсәң, иртәгә бар клиентларыңны алып китәр. Болай булгач, тренинглар, семинарлар оештыру сезгә ник кирәк?

Монда берничә момент бар. Төп максатым -- әлеге өлкәне үстерү. Хәзер сорау тәкъдимне узып китте. Ә шушы сорауны канәгатьләндерерлек белгечләр әз. Шуңа күрә Нәтиҗәле интернет маркетинг мәктәбен ачарга булдым. Бу -- минем икенче бизнесым. Икенчедән, тренингларда мин үземә хезмәткәрләр күзлим. Һәр очрашуда күзләре яна торган яшьләр була. Өченчедән, бу сер түгел, клиентларыбызның 30 проценты нәкъ шушы семинарлардан килә.

Казан турында ни диярсез?

Казандагы интернет белгечләре арасында чын сәләтләр бик күп. Төбәктәгеләр мәскәүләрдән һәрвакыт энтузиазм белән аерылып тора. Ә бу эштә энтузиазмсыз алга барып булмый. Ә менә эш табу – анысы проблем. Мәскәүдә эшчеләр җитмәгән мәлдә, Казан белгечләре еш кына клиент таба алмый интегә. Төбәкләрдә, шул исәптән Казанда да, интернет өстәмә бер уңайлык итеп кенә кабул ителә шул. Ягъни су, газ кебек көндәлек кирәк-ярак итеп түгел.

Татар интернеты белән хәбәрдармы сез?

Татар интернетына бик уңай карыйм. Мин актарган сайтларның күбесе Казанныкы. Татар интернетының якты киләчәгенә ышанам. Алдагы көндә ул виртуаль мохит буларак кына түгел, ә маркетинг чара буларак та үсәр, дип ышанам. Татар интернетының барлык кулланучыларына уңышлар теләп калам.
XS
SM
MD
LG