Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чилида 33 шахтер җир өстенә чыгарылды


Чили президенты соңгы булып чыккан шахтер Луис Урзуаны каршылый
Чили президенты соңгы булып чыккан шахтер Луис Урзуаны каршылый

Чилида ике айдан артык җир астында үткәргән барлык 33 шахтерның да коткарылуын бәйрәм итәләр.

Чили президенты Себасьян Пиньера бу коткаруны бөтен илне берләштерүче “могҗиза» дип атады.

Шахтерларны тар гына итеп борауланган тишек аша 700 метр тирәнлектән махсус капсула белән берәм-берәм күтәрү бер тәүлек чамасы дәвам итте. Баштарак бу эшкә ике тәүлек кирәк булыр дип фаразланган иде.

Август башында Чилиның төньягындагы Атакама чүлендә казылган “Сан Һосе” исемле алтын һәм бакыр базы ишелү нәтиҗәсендә ябылып калган 33 шахтер анда 69 көн үткәрде.

Тарихта мондый хәлнең булганы юк иде әле.

Казадан соң беренче 17 көндә аларның барысы да үлгән дип саналды. Әмма алар бикләнеп калган урынга нечкә генә тишек тишелгәннән соң, шахтерларның исән булуы ачыкланды. Шул тишек аша шахтерлар ашау-эчү белән тәэмин ителә башлады. Аларны җир астыннан чыгару өчен киңрәк тишек тишү һәм капсула системын җайга салу өчен исә тагын 52 көн кирәк булды.

Җир астыннан чыгарылучыларны каршыларга Чили президенты Себасьян Пиньера да килде. Боливияле бер шахтер чыгарылганда хәтта күрше Боливия президенты Эво Моралес да килде.

Коткару эшендә катнашкан, шахтага капсула белән төшерелгән алты кеше аннан иң соңгы булып чыкты.

Коткару эше тәмамланганнан соң, якындагы Копиапо шәһәрендә генә түгел, бөтен ил буйлап бәйрәм итү башланды.

Президент Пиньера телевидение аша чыгыш ясап: “Бу шахтерлар инде бишенче августта ябылып калган шахтерлар түгел. Алар көчәеп чыкты һәм безгә сабак бирде. Әмма Чили да инде элекке түгел. Минемчә, Чили бүген моңарчы беркайчан да булмаганча бердәм һәм көчле, диде. Минемчә, хәзер Чилины дөньяда ныграк хөрмәт итәләр”, - диде.

Шахтерларны чыгаруның башыннан ахырынача шахта янында торган Пиньера, 33 шахтерга рәхмәт белдереп, алар “безгә ышаныч, дуслык һәм хезмәттәшлек дәресе бирде”, диде.

Шахтерлар хәзер Копиапо хастаханәсендә хәл ала.

Кайберләренең аңкаулары шешкән, шахтадагы пычракта һәм караңгыда озак тору сәбәпле, кайберләренең күзләре начарайган, берсендә исә үпкә ялкынсынуы табылган.

Әмма алда аларны күпкә яхшырак көннәр көтә кебек.

Бер җирле эшмәкәр 33 шахтерның һәрберсенә унар мең доллар бирде, Apple ширкәте аларга iPodлар таратты, бер грек ширкәте аларны Греция утраулары буйлап сәяхәткә чакырды. Европаның Реал Мадрид һәм Манчестер Юнайтед футбол такымнары исә аларны футбол уенын карарга чакыра.
XS
SM
MD
LG