Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда президент атамасы турында фикерләр урталай бүленде


Башкортстанда президент атамасын бетерү турында бу айда үткәрелгән фикер белешүдә катнашучылар урталай диярлек бүленде.

53 процент республика җитәкчесенең ничек аталуы үзләре өчен мөһим булмавын белдерде, 47 процент республиканы бары тик Башкортстан президенты гына җитәкләргә тиеш диде.

Башкортстан Фәннәр академисенең Социаль-сәяси һәм икътисадый тикшеренүләр институты үткәргән фикер белешүдә республиканың төрле өлешләреннән бер меңнән артык кеше катнашты.
XS
SM
MD
LG