Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарлар “Җырлыйк әле”дә җырлады


Татарстан Яңа Гасыр телеканалында “Җырлыйк әле” тапшыруы халык арасында танылганнар исемлегендә. Күптән түгел бу тапшыруда Самар шәһәренең яшь үзешчәннәре дә катнашып кайтты. Бу хакта аларның җитәкчеләре Фәрһәд Мәхмүтов белән әңгәмә кордык.

Татарстан Яңа Гасыр телеканалында барган “Җырлыйк әле” тапшыру чын мәгънәсендә халыкның музыкаль авазы булып кабул ителә. Бу тапшыруны Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә үз итәләр. Олылар көйләвен дә, егет-кызлар җырлавын да яраталар. Самарлар да бу тапшыруда катнашып кайтты. Самар төркеме җитәкчесе Фәрһәд Мәхмүтов бу хакта үз фикерләре белән уртаклашты.

“Җырлыйк әле” тапшыруында үзгәрешләр бар икән, элек бәйгедә берешәр кеше катнашкан булса, хәзер төркемнәр килә. Бу үзгәрешләрнең мәгънәсе нәрсәдә дип саныйсыз?

Әйе, быел тапшыруга инде ун ел тула. Элек алтышар кеше катнаша иде, хәзер төркемнәр җырлый. Төркемнәр ярышканда, бәйгедә катнашу хокукы күбрәк кешегә бирелә. Без унөчәү бардык. Әлбәттә, бу үзгәрешнең мәгънәсе бар: татар сәнгатенә күбрәк халык тартыла. Бу татар дөньясын таныту, күтәрү өчен дә әйбәтрәк.

Моңа кадәр Самар төбәге төркемнәренең бу тапшыруда катнашканнары булдымы?

Әйе, “Ялкынлы яшьлек”, “Ак каен”, Тольятти, Гали авылы коллективлары тапшыруда чыгыш ясаганнар иде.

Тапшыруда, җырлар арасында Самар татарлары, милли хәрәкәт хакында сүз булдымы?


Әлбәттә. Мин үзем Камышлы татар халык театрына 90 ел булуы турында, “Ялкынлы яшьлек”, “Ак каен” ансамбльләренә 40 ел тулуы хакында хәбәр иттем. Самар өлкәсендә татар бәйрәмнәрен үткәрү, “Бердәмлек”, “Азан”, “Ислам-нур” газетлары, Самар татарлары сәхифәсе турында сөйләдем.

Гадәттә катнашучылар тапшыруга бүләкләр алып бара. Сез нәрсә алып бардыгыз?

Без Самарда чыккан китапларны, газетларны, Самарда пешерелгән талкыш кәләвәне, чәк-чәк, сөлгеләр алып бардык.

Бәйгедә көндәшләрегез кемнәр иде?


Татарстанның Норлат шәһәре үзешчәннәре. Аларда олылар да җырлады. Безнекеләр шау асфальт балалары иде.

Чыгышларыгызны кемнәр бәяләде?

Вакыф Нуриев, Алсу Әбелханова, Римзил Вәлиев.

Юлыгыз 400 чакрымга сузылган, чыгымнарны кем үз өстенә алды соң?


Бу җәһәттән “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе Фәхретдин Канюкаевның ярдәме зур булды.

* * *

Әңгәмәбез шуның белән тәмамланды. Моңа өстәп шунысын әйтергә кирәктер: Самар яшьләре катнашында узган “Җырлыйк әле” тапшыруын, аларның нинди җырлар башкаруын күрәсегез килсә, аны Татарстан Яңа Гасыр каналында ноябрь башында карый һәм тыңлый аласыз.
XS
SM
MD
LG