Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО әфган хөкүмәтенә Талибан белән сөйләшергә ярдәм итә


Әфганстандагы АКШ һәм НАТО көчләре башлыгы Дэвид Петреус халыкара көчләр әфган хәрбиләре белән берлектә бер Талибан җитәкчесенең Әфганстан хөкүмәте белән сөйләшү өчен Кабулга килүен тәэмин итте диде.

Кичә НАТО һәм АКШның рәсми вәкилләре Әфганстан хөкүмәтенең Талибан белән сөйләшүләр башлау тырышлыгын хуплауларын раслаган иде.

Пәнҗешәмбе НАТО генераль-секретаре Андерс Фог Расмуссен сөйләшүләргә ярдәм итәргә әзерлек белдерде. Шул ук вакытта ул Талибанга каршы хәрби чаралар дәвам итәчәк диде.
XS
SM
MD
LG