Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Барыев: Казан Универсиададан соң Олимпия уеннарын үткәрә ала


Русия Олимпия комитетының башкарма мөдире Марат Барыев Татарстанның 2013 елгы Универсиадага әзерлек дәрәҗәсе киләчәктә Казанда иң зур спорт бәйгесен дә үткәрү мөмкинлеген күрсәтә диде.

“Минемчә, Казан 2013 елгы Универсиададан соң һәртөрле зур халыкара ярышларны, аерым алганда үсмерләрнең һәм “зур” Олимпия уенын үткәрә алачак. Бары тик моның белән максатчан шөгыльләнергә, бу мәсьәләне Русия спорт министрлыгы, спорт федерацияләре белән бергә карарга кирәк”, - диде Барыев.

Моны ул Казанда Федерация Шурасы физик культура, спорт һәм олимпия хәрәкәтен үстерү комиссиясенең күчмә утырышында тәнәфес вакытында хәбәрчеләргә әйтте.
XS
SM
MD
LG