Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан белән Русия арасында яңа газ үткәргече эшли башлады


Төркмәнстанда табигый газны Русиягә сату күләмен арттырачак яңа газ үткәргеч проекты эшли башлады. 200 чакрым озынлыктагы газ үткәргече Каракумдагы газны советлар вакытында төзелгән Үзәк-Азия үзәк үткәргеченә ташыячак. Бу үткәргеч газны турыдан Русиягә үткәрә.

Төркмәнстан дәүләт газ ширкәте Төркмәнгаз быел Русия җибәрелгән газ күләменең 10 миллиард кубометр булачагын белдерә.

Элек бу күләм елына 40 миллиард кубометр иде. Ләкин узган ел газ үткәргечендә булган шартлауда ике якның бер-берсен гаепләве нәтиҗәсендә Русия Төркмәнстаннан газ алуны киметергә булган иде. 2010 гыйнварыннан башлап газ сату яңадан башланды, ләкин әлегә азрак күләмдә.
XS
SM
MD
LG