Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә мохитне саклау җыены ачылды


Япониянең Нагоя шәһәрендә тирә-юнь мохитне саклауга багышланган халыкара җыен ачылды. Аның төп максаты – кайбер үсемлек һәм җәнвар төрләренең юкка чыгуын туктату юлларын табу.

Җыенда БМОның биологик күптөрлелек турында килешүенә кул куйган 190 ил вәкилләре килде. Очрашулар 12 көн дәвам итәчәк.

Япониянең тирә-як мохитне саклау министры Рю Мацумото, конференцияне ачып, кайбер биологик төрләр “кире кайтмаслык булып китә”, дип белдерде.

Галимнәр тирә-як мохитнең сәламәтлеге өчен мөһим булган диңгез мәрҗәннәре һәм тропик карурманнар бик тиз юкка чыга бара, дип кисәтте.

Тәрәккый итүче һәм алга киткән илләр арасында тирә-якны саклауга күпме акча тоту мәсьәләсендә булган каршылыклар Япониядә ачылган җыенда да күтәрелер, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG