Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда җанисәп: Бер гаилә – ике милләт


Фәнилә Илаева (с), Лена Нуртдинова (у)
Фәнилә Илаева (с), Лена Нуртдинова (у)

18 октябрь иртәсенә Чаллы халкының 38%ын исәпкә алганнар. Исәпкә алынган кешеләр саны 192,594. Әлеге саннар шәһәр хакимиятендә узган матбугат очрашуында әйтелде. Чаллыдагы татар-башкорттан торган бер гаиләдә әти-әни балаларына да милләтләрен күрсәтү хокукы биргән. Нәтиҗәдә бу гаиләдә хәзер ике татар, ике башкорт яши.

1989 елда халык санын исәпкә алу барышында Чаллыда 505 мең кеше теркәлә. 2002 елгы җанисәптә 509 меңләп халык исәпкә алына. Быелгы җанисәп барышында 18 октябрь иртәсенә 192,594 кешене исәпкә алганнар. Дәүләт статистика идарәсенең Чаллы бүлеге башлыгы Лена Нуртдинова әйтүенчә, бу күрсәткеч Чаллы халкының 38%ын тәшкил итә.

“Җанисәп барышында татар, татарин, татары дип язылу да дөрес. Чөнки исәпләү машинасына төп сүз – татар сүзе керәчәк. Халык җанисәпчеләрне әлегә бик яхшы кабул итә”, ди Лена Нуртдинова.

Чаллыда яшәүче Зөлфия Хисмәтуллина – татар хатыны. Аның ире башкорт милләтеннән.

“Без уртаклыкка җиңел ирештек. Олы кызыма 13 яшь, ул үзен башкорт дип хис итә. Аның фикере белән килештек. Кече кызым белән мин татар булып язылдык. Әтиләре башкорт дип язылды. Җанисәпче сорауларына җавапны мин бирдем, калганнарыбыз тыңлап утырды. Шагыйрьнең “татардан да, башкорттан да урыс туа”, дигән сүзләре бар. Бу безнең гаиләгә кагылмый, ләкин проблем бар, ул зур”, ди Зөлфия ханым.

Матбугат очрашуында Лена Нуртдинова шәхси секторда яшәүчеләр санын исәпкә алуда кыенлыклар булуын искәртте.

Чаллының 54нче мәктәбендә җанисәп өстәле

Фатирларына җанисәп вәкилләрен кертергә теләмәүчеләр өчен мәктәпләрдә, мәдәният йортларында махсус урыннар булдырылган. Чаллының 54нче гимназиясендә дә андый урын бар. Айгөл Хәкимуллина халык исәбен мәктәптә алып бара.

“Кемнәрдер фатирга чит кеше кертергә теләми. Кемдер читкә китә. Кемдер җанисәпче килүен көтеп торырга теләми, безгә иртәрәк килә”, ди Айгөл ханым.

Халык санын исәпкә алучылар кулында кәгазь-каләм, яктырткыч һәм букчадан кала сыбызгы да бар. Шулай да сыбызгы кулланырга туры килмәде әлегә, дип әйтә алар.

2002 елгы җанисәп барышында Русиядә, рәсми булмаса да, бик күп яңа “милләтләр” барлыкка килде. “Быелгы яңа милләтләр хакында берни дә әйтә алмыйбыз. Бу сорауга 2012 елда гына җавап бирелер”, диде Лена Нуртдинова.

Чаллы матбугат үзәге башлыгы Фәнилә Илаева җанисәпнең шәһәр тормышы өчен мөһим чара булуын, икътисади алгарышка алып баруын ассызыклады.
XS
SM
MD
LG