Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәй татар гимназиясе автобуслы булды


Башкортостанның Бәләбәй шәһәре татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов
Башкортостанның Бәләбәй шәһәре татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов

Гимназия мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновка Татарстан президентының бүләге – унҗиде урынлы FIAT микроавтобусы тапшырылды.

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге татар гимназиясенә быел 15 ел тулды. Ул - Татарстаннан читтә ачылган беренче татар мәктәбе. Әлеге гимназия мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов бүгенге көндә татар милләтенең күренекле шәхесләреннән берсе. Ул Татарстан читендә татар телен үстерү, татар балаларына туган телдә белем бирү эшенә җаваплы карый.

Гимназиядә дәреслек һәм методик әсбаплар җитешмәсә дә, үз көче белән бу проблемнарны чишәргә тырыша. Уку йортында балаларның һөнәрле булып чыгулары максатыннан төрле иҗади һәм оста куллар түгәрәкләре эшләп килә. Һәр елны гимназиядә балалар сабан туе уздырыла. 2008 елда ул Русия күләмендәге уку йортлары арасында үткән инновацион үсеш програмнары бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кереп, 1 миллион сумлык грант яулады.

Гимназиянең мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов быел җәй көне Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашып, аңа Башкортстан татарларына рухи һәм матди ярдәмен күрсәтеп торганы өчен рәхмәтләрен җиткергән иде.

Нурмөхәммәт Хөсәеновны 19 октябрь – сишәмбе көнне шатлыклы хәбәр бирү өчен Казанга чакырганнар. Татарстан президентының гимназиягә зур бүләге – 17 урынлы FIAT автобусы тантаналы төстә аңа тапшырылганнан соң, ул үз шатлыгын Азатлык радиосы белән дә уртаклашты.

“Үзем өчен дә, гимназиянең коллективы өчен дә моны шатлыклы бәйрәм көне дип әйтергә мөмкин. Чөнки без Башкортостандагы бердәнбер татар гимназиясе булгач, бездә укырга теләүчеләр шактый. Әмма күбесе безгә килеп укый алмый. Чөнки автобусыбыз юк. Килү читен. Кайбер гаиләләргә бу матди яктан да шактый кыенлык тудыра.

Бу гозеремне, мохтаҗлыгымны мин быел җәй, 17нче августта Миңтимер Шәймиев белән очрашуда әйткән идем. Ул моны бик аңлап кабул итте. Шунда ук берсүзсез Татарстаннан безнең гимназиягә бер автобус бирергә вәгъдә итте. Президент Рөстәм Миңнехановка хат яз, без моны тиз арада чишәрбез, дигән иде.

Менә, Аллага шөкер, бүген иртән сәфәргә чыктык. Безгә Казанда шушы автобусның документларын әзерләп бирделәр. Һәм менә автобусның ачкычлары кулыбызга килеп керде. Сезнең белән шатлыгымны уртаклашам. Хәзер мине гимназиядә укытучылар, укучылар, ата-аналар зарыгып көтеп торалар. Бу безнең өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды”, диде Нурмөхәммәт әфәнде.

Нурмөхәммәт Хөсәенов әңгәмә барышында гимназиянең бүгенге хәле белән дә таныштырып үтте.

“Аллага шөкер, Бәләбәй татар гимназиясе үз аягында нык тора. Азатлыкның даими тыңлаучылары белә инде. Безнең гимназия тирәсендә бик кызык, бик мәзәк һәм моңсу хәлләр булды. Без хәзер соңгы мәхкәмәләрне үтеп йөрибез дип ышанасы килә.

Чөнки Башкортстан республикасына яңа килгән башлык сүзләренә карасак, аның беренче көннән алып барган сәясәтен чамаласак, күренә ки, ул бер халыкка да гаделсезлек тудырырга җыенмый. Һәм аңлашыла ки, моннан ары безнең тарафка да махсус басым ясаулар булмас.

Хәзер дәвам итүче мәхкәмә -- Рәхимов вакытыннан калган хәлләрнең очы, шул хәлләрнең азагы, дип исәплибез. Алла боерса, аларны да чишәрбез һәм гимназия яңа сулыш, яңа дәрт белән тагы халкыбызга, илебезгә хезмәт итәр, дип ышанабыз”, диде гимназия мөдире.

Нурмөхәммәт Хөсәенов гимназиянең киләчәккә карата планнары турында да сөйләде.

“Планнар зур. Моңа кадәр планнарны башкарырга шул ук Рәхимов факторы комачаулады. Шулай булуга да карамастан без 2008 елда Русия күләмендә 1 млн сумлык грант ота алдык. Әлеге грантка башлыча компьютерлар һәм башка электрон техника алдык. Бу яктан без шәһәрдә иң алдан баручылар.

Хәзер без үзебезнең гимназия янында, гимназиядә укырга әзерлек өчен балалар бакчасында иң өлкән әзерлек төркеме оештырып йөрибез. Җәй буе аның өчен бер бинаны әзерләдек, төзекләндердек. Аның өчен бүгенге көндә бер тиен акча алмасак та, шактый зур эшләр эшләнде. Без әзер, дип әйтә алабыз. Бераз җиһазлар гына җитешми. Алла боерса, ноябрь башында балалар бакчасын ачырга әзер булабыз”, диде ул.

Нурмөхәммәт Хөсәенов 2002 елда Русия президенты Владимир Путин каршында Башкортстан татарлары хокукларын яклап чыгыш ясаган иде. Ул җанисәп вакытында татарларны башкорт итеп язырга үгетләүне, Башкортстанда татар булуның авырлыгын аңлатканнан соң, зур кыенлыклыр кичерде һәм шул алышларда җиңеп чыкты.

Фидакарь мәгърифәтче “Болай булгач татарлар барыбер кимемәс тә, юкка да чыкмас”, дигән кәеф белән Бәләбәйгә кайтып китте.
XS
SM
MD
LG