Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ямалда газ үткәргече шартлады


Ямал-Ненец бүлгәсендә чәршәмбе кич газ үткәргече шартлады. Бер кеше һәлак булды, 12 кеше яраланды, дип хәбәр ителә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле бүлеге хәбәрләренә караганда, шартлау Тарко-Сале шәһәреннән 180 чакрымда булган.

Шартлаудан соң янгын чыкмаган, яраланган кешеләр боралак белән хастаханәгә китерелгән, аларның берсе юлда үлгән, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG