Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лужков үз лекциясенә журналистларны кертмәде


Мәскәүнең элекке башлыгы Юрий Лужков бүген Мәскәү сәүдә-икътисади университетында укыган лекциясеннән журналистларны куып чыгарырга кушты.

Азатлыкның рус редакциясе хәбәрчесе сүзләренә караганда, журналистларны бинадан Лужковның тән сакчылары чыгарган. Элекке шәһәр башлыгы аларның булуын “теләмәгән”.

Юрий Лужковны Мәскәү мэры вазыйфасыннан Русия президенты Дмитрий Медведев алды. Хәзер Лужков Мәскәү университетында зур шәһәрләр белән идарә итү бүлеген җитәкли. Аның студентлар алдында бүгенге лекциясе “Мәскәү үсеше һәм Русия яңарышы” дип атала иде.
XS
SM
MD
LG