Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахаров бүләге Куба диссидентына бирелә


Европа парламентының кеше хокуклары өлкәсендәге Сахаров бүләге Куба диссиденты һәм бәйсез журналист Гилермо Фаринаска тапшырылачак.

48 яшьлек Фаринас Кубадагы режимга каршылыгы өчен 11 ел ярым төрмәдә утырды һәм 23 мәртәбә ачлык игълан итте.

Сахаров бүләге һәм 50 мең евро акча аңа 15 декабрь көнне Франциянең Страсбург шәһәрендә үтәчәк тантанада биреләчәк.

Совет диссиденты Андрей Сахаров истәлегенә Фикер иреге өчен дигән бүләкне Европа парламенты 1988 елда булдырды.
XS
SM
MD
LG