Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Чәк-чәк бәйрәме үтте


"Иман" яшьләре бии
"Иман" яшьләре бии

Татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә гөрләп чәк-чәк бәйрәмнәре уза. Удмуртия башкаласы Ижауда ул икенче тапкыр үтте. Бу татлы һәм күңелле бәйрәмне “Иман” татар яшьләре берлеге оештырды.


"Иман" берлеге әгъзалары
Чәк-чәк бәйрәме быел да татарлар тупланып яшәгән Ижау шәһәренең Ленин районындагы “Дуслык” сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта үтте. Бу мәйданчык шимбә көнне гөрләп торды. Ерактан татар көйләре ишетелә. Милли киемнәрдән егетләр-кызлар кунакларны бәйрәмгә чакыра.

Яшьләр чәк-чәк бәйрәменә ныклап әзерләнгән. Шәһәрдә татлы милли ризыгыбызны пешерүче осталарны тапкан. Алар тәмле итеп пешереп һәм матур бизәп милли ризыгыбызны алып килгән. “Иман” яшьләре берлеге әгъзасы Зөлфия Әхмәтова Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты тәкъдиме белән оештырылган бәйрәмгә Удмуртиядә яшәүче егетләр-кызлар бик теләп кушылуын әйтте. “Татлы ризыгыбызны пешерүче осталар да яшьләрнең бәйрәмгә чакыруын кире какмады”, диде ул оештыру алдыннан булган мәшәкәтьләре турында сөйләгәндә.

Удмуртиядә яшәүче татарлар чәк-чәкне үзенчәлекле итеп пешерә, төшләре Казан чәк-чәгеннән күпкә эрерәк була. Ә тәме һәр хуҗабикәнең осталыгыннан тора. Чәк-чәк пешерүчеләрнең һәрберсенең үз сере.

Җәмилә Галиуллина
“Күңел биреп, хәләл ризыклардан пешергәндә генә чәк-чәк тәмле була”, ди Җәмилә Галиуллина.

Чәк-чәк бәйрәмендә катнашучылар унлап пешекче әзерләп килгән татлы ризыкны ашап, концерт карап күңел ачты, аралашты, ял итте. Әле тагын гаилә әгъзаларын сыйларга дип татлы милли ризыкны сатып алып китте.

“Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Гөлназ Нургалиева, егетләр-кызлар милли ризыкларыбызны халыкка тәкъдим итеп кенә калмас, үзләре дә татлы ризыгыбызны пешерергә өйрәнер, баллы чәк-чәк төшләре бер-берсенә ныклап ябышкан кебек бердәм булыр дип ышана. “Иман” берлеге әгъзалары әзерләгән концерт та халык күңеленә хуш килде.

Чәк-чәк пешерүче осталар
Яшьләр, мондый бәйрәмнәрне башка шәһәрләрдә дә уздырырга кирәк, дигән фикердә.

“Иман” берлегенә чәк-чәк бәйрәмен уздырырга, анда катнашучы пешекчеләргә бүләкләр алырга өлкәннәр һәм иганәчеләр ярдәм итте. Чәк-чәк осталарына бүләкләрне “Дуслык” сәүдә үзәге җитәкчеләре тапшырды.


Оренбурда Чәк-чәк бәйрәме үтте

Омскида Чәк-чәк бәйрәме үтте
XS
SM
MD
LG