Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Корьән уку бәйгесе үтәчәк


Мәскәүдә 24 октябрь көнне XI Корьән уку бәйгесе үтәчәк.

Бәйгене оештыру комитеты рәисе Русиянең мөфтиләр шурасының халыкара бүлеге башлыгы Рушан Аббасов бу чараны “бәйге генә түгел, ә Корьән бәйрәме”, дип атады.

Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Ислам Конференциясе оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу химаясендә оештырылган бу бәйге 2010 елдан башлап ЮНЕСКОның мәдәни чаралар исемлегенә кертелгән.

Быел чарада Иран, Мисыр, Марокко, Оман, Үрдүн, Һиндстан, Тунис, Малайзия, Катар, Төркия һәм Казакъстан кебек барлыгы 26 илдән Корьән укучылар катнашачак. Аларның яше 15-35 арасы. Катнашучылар барысы да ир-егетләр.

Хатын-кызлар арасында да Корьән уку бәйгеләре Малайзиядә генә уздырыла.
XS
SM
MD
LG