Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фукс йортын төзекләндерүгә беренче адым ясалды


Казанның Мәскәү урамында урнашкан Фукс йорты
Казанның Мәскәү урамында урнашкан Фукс йорты

Казанның Вахитов район мәхкәмәсе Фукс йортын Казан шәһәре башкарма комитеты төзекләндерергә тиеш дигән карар чыгарды.

Казанның Мәскәү урамында урнашкан профессор Фукс йорты республика күләм әһәмияттәге тарихи һәйкәл. Мәхкәмә, нәкъ менә фәнни-тикшеренү проектлау документлары нигезендә, бернинди дә үзгәрешләр кертелмичә, төзекләндерелергә тиеш, дигән карар чыгарды. Шулай да 10 көн өчендә бу карар шикаять тә ителергә мөмкин.

21 октябрь көнне булган мәхкәмә Фукс йорты тирәсендәге моңа кадәр булган кайбер аңлашылмаган әйберләргә ачыклык та кертте.

116Metrov.ru сәхифәсе хәбәр итүенчә, мәхкәмә вакытында Казан шәһәре башкарма комитеты вәкиле төзекләндерүдән баш тарту өчен төрле дәлилләр китергән. Аны Казанның Мәскәү районының торак коммуналь идарәсе вәкиле дә яклап чыккан. Баксаң, Вахитов районына караган бу Фукс йорты Мәскәү районының торак идарәсе карамагына тапшырылган булган икән.

Башкарма комитет вәкиле бу низаглы эшкә “Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне җәлеп итү шарты да куйган. Мәхкәмә вакытында тагын бер яңалык ачылган. 1999 елда шәһәр “Нива”га Фукс йорты урнашкан җирне арендага биргән булган.

Мәхкәмәдә катнашкан хәзерге башкарма комитет вәкиле белдерүенчә, ул вакытта Фукс йортын төзекләндерү өчен арендага биргән булганнар. Ә чынлыкта исә, “Нива” бу урында административ бина төзү теләге белән җирне арендага алган. Баксаң, бу тарихи бина сүтелергә тиеш булган.

Бинаның хуҗасы Казан шәһәре башкарма комитеты булганга, мәхкәмә ул төзекләндерергә тиеш дигән карар чыгарды.

Рафия апа башлаган эш


Вахитов районы прокуратурасы белән башкарма комитет арасында мәхкәмә низагы быелның языннан бирле дәвам итә. Мәхкәмә утырышында Фукс йортын саклап калу өчен оешкан иҗтимагый төркем вәкилләре дә катнашкан.

“Без мәхкәмә карарын төзекләндерүгә беренче адым буларак бәялибез. Мәхкәмә карары зур әһәмияткә ия. Чөнки ул хакимияттән таләп итү өчен кануный дәлил булып тора. Шәһәрнең акчага артык бай түгел икәнен дә аңлыйбыз. Амбициоз проектларга акча булганда, ни өчен тарихи мираска җитми соң, дигән сорау да туа.

“Болгар номерлары” белән булган аянычлы хәл башка тарихи истәлекләргә, шул ук вакытта Фукс йортына да янауны дәлилли”, дип белдерде әлеге мәхкәмәдә катнашкан Искәндәр Ясәвиев.

Искәндәр Ясәвиев апрель аенда Казан университетында укыткан студентлары белән бергә Фукс йорты проблемына хакимият игътибарын ныграк җәлеп итәр өчен истәлек тактасы беркетү чарасы да оештырган иде.

Ул вакытта Вахитов районы башлыгы Руслан Шакиров инвестор табылуын һәм төзекләндерүгә керешер өчен кирәкле кәгазьләр туплануын әйткән иде. Күрәсең, бу сүзләр күз буяр өчен генә булган, мөгаен.

Фукс йортын торгызу өчен көрәшүче иҗтимагый төркемгә пенсионерлар, университет укытучылары һәм студентлар, шулай ук Татарстандагы “Немец йорты” җитәкчелеге дә кергән.

Бу проблемны иң беренче тапкыр Казан шәһәрендә яшәгән Рафия апа Вәлиева күтәреп чыккан. Ул Татарстан прокуроры Кафил Әмировка әлеге тарихи бинаның хәлен тасвирлап, хат язган булган. Шуннан соң прокуратура тикшерүе башланып китә.

XIX гасыр башында бу йортта атаклы табиб, татар мәдәниятен өйрәнүче Карл Фукс яшәгән. Аңа кунакка Пушкин, Лобачевский, Боратынский кебек күренекле шәхесләр килә торган булган.
XS
SM
MD
LG