Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Путинның урыныннан китүен таләп иткән митинг үтте


Мәскәү – Шимбә көнне Мәскәүдә Владимир Путин хөкүмәтенең урыныннан китүен таләп итеп митинг үтте.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, Пушкин мәйданында берничә йөз кеше җыелган, шул исәптән, танылган сәясәтчеләр, хокук яклаучылар, оппозиция вәкилләре.

Путинның урыныннан китүеннән тыш алар, парламентның таратылуын, вакытыннан алда, гадел сайлаулар үткәрелүен һәм милиция сафларының яңартылуын таләп иткән.

Әлеге чараны “5 таләп комитеты” дип аталган төркем оештырган. Мәскәү хакимиятләре белән килештерелгән булуга карамастан, чарада катнашкан өч кеше тоткарланган.
XS
SM
MD
LG