Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар аракысы “Русский стандарт” ка сатылды


Сулдан "Татспиртпром"ның элекке җитәкчесе Р.Шәйхетдинов, яңа җитәкче Г.Куприянов, премьер-министр И.Халиков. Фото prav.tatar.ruдан алынды
Сулдан "Татспиртпром"ның элекке җитәкчесе Р.Шәйхетдинов, яңа җитәкче Г.Куприянов, премьер-министр И.Халиков. Фото prav.tatar.ruдан алынды

Буа спирт заводы “Русский стандарт” ширкәтенә сатылды. Белгечләр бу алыш-бирешне 15-20 миллион долларлык дип бәяли.

Моңарчы Татарстан аракысын җитештерү тармагында монополь оешма үзенчәлеген йөрткән “Татспиртпром” ширкәте, моннан ары яңа көндәшләре белән эшләргә тиеш булачак. Оешмага әле август башларында гына элеккеге Минзәлә районы башлыгы Гиоргий Куприянов яңа җитәкче итеп билгеләнгән иде.

“Коммерсант” газеты хәбәренә караганда, ширкәттәге үзгәрешләр моның белән генә тукталып калмаган икән. Хәзер инде Буа спирт заводы Русиянең аракы ширкәтенә сатылды һәм моның белән бергә, Татарстанда аракы җитештерү хокукы башкаларга да тапшырылды. 2011-2012 елларда “Татспиртпром”ның тагын берничә заводын сату планлаштырыла.

Бүгенге көндә "Татспиртпром" республикада Татнефть ширкәтеннән кала икенче иң зур салым түләүче ширкәт санала. Холдинг сигез спирт, биш ликер заводын һәм Казандагы шәраб заводын берләштерә.

Буа спирт заводы 2003 елның апрелендә ачыла. Аның төзелеше өчен кертелгән инвестицияләр күләме 1 миллиард сумга җитә. Татарстан аракы заводларының исерткеч эчемлек җитештерү күләме 6,3 млн дал булса, Буа спирт заводы агымдагы елның 9 аенда гына да 1 миллион дал спирт эшләп чыгарган.

Белгечләр, тумышы белән Минзәлә районыннан булган “Русский стандарт” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Тариконың Буа аракы заводын сатып алуы, Татарстан өчен дә, завод өчен дә файдалы булачак, дип ышандыра.

Буа спирт заводының Русия ширкәтенә сатылуы хакында сөйләүләрен сорап, "Татспиртпром" холдингына берничә тапкыр шалтыратуга карамастан, беркем дә бу хакта мәгълүмат бирергә теләмәде.
XS
SM
MD
LG