Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан прокуратурасы Журналистлар берлеген яклап чыкты


Журналистлар берлеге йорты
Журналистлар берлеге йорты

Журналистлар берлегенең бинасы тирәсендә тарткалаш дәвам итә. Казан прокуратурасы, йортның сатылуы канунсыз булган, дигән карар чыгарды.

Казан прокуратурасы Журналистлар берлеге үтенече белән муниципаль милек дип саналган Тельман урамы 24 адресында урнашкан ике катлы бинаның сатылуын тикшергән. Хәбәрләргә караганда, бу йортның хуҗалары берлек белән аренда килешүен озайтмыйча, октябрь аенда бинаны аерым бер кешегә 30 миллион сумга саткан.

Казан прокуроры ярдәмчесе Ратмир Шәйдуллин тикшерү нәтиҗәсе белән таныштырды. Шәһәр прокуратурасы, бинаны сату канунсыз булган, бу алыш-бирешне үткәргән Башкарма комитет "дәүләт һәм муниципаль милекне сату турында"гы канунның таләпләрен үтәмәгән, дигән карарга килгән. Шулай ук сатып алучы өстенә архитектура һәйкәлен саклау бурычы йөкләнмәгән. Нәтиҗәдә прокуратура бу алыш-бирешне гамәлдән чыгару таләбен куя.

Шулай ук бу эшкә бәйле рәвештә прокуратура аерым түрәләрнең Җинаятьләр кодексының “Эшкә салкын карау”, “Эш вазифаларын арттыру” маддәләрен бозу мәсьәләсендә дә тикшерү бара, дип хәбәр иткән прокурор ярдәмчесе.

Хатларга җавап көтәләр

Ветеран журналистлар, бинаны саклап калу мәсьәләсендә ярдәм сорап, республика җитәкчелегенә һәм тикшерү оешмаларына мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура үз сүзен әйтте, зур җитәкчеләр әлегә дәшми.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Казанның нәкъ үзәгендә диярлек урнашкан бу йорт муниципаль милек дип санала. Журналистлар берлеге андагы 525 квадрат метрдан 299ын гына биләгән булса да, "заманында бу бина тулысынча безгә тапшырылган иде", ди.

Бинаның хуҗалык эшләрен карап тору хокукы Казан иҗтимагый үзәгенә бирелгән иде. Хәзер ул "Казан консалтинг үзәге" дип атала. Шушы оешма бинаны сатуга чыгарган да инде.

Казан муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты үз чиратында Журналистлар берлеген мәхкәмәгә биргән. Аларны канунсыз рәвештә 500 мең сум казануда гаеплиләр. Бу эш нигезендә беренче тыңлаулар арбитраж мәхкәмәдә 11 ноябрьдә үтәчәк, дип хәбәр итә "Коммерсант" газеты.

Журналистларны хөрмәт итәләрме?

Журналистлар берлеге президиумы бу уңайдан белдерү таратты. Анда шәһәр хакимиятенең бу гамәле Журналистлар берлеген һәм ул алып барган эшне бөтенләй хөрмәт итмәү дип бәяләнә.

Шулай ук белдерүдә “.. канун бозулар төзәтелер, Журналистлар берлегенең йортына хокуклары торгызылыр, ә Казан муниципаль хакимиятенең журналистлар белән мөнәсәбәтләре элеккечә конструктив эчтәлек белән тулыр, дигән өмет белдерәбез”, диелә.
XS
SM
MD
LG