Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда юл кагыйдәләрен бозучыларга каршы “Паркон” системы гамәлгә керде


Казанның Университет урамы. Дөрес калдырылмаган машиналар җәяүлеләргә уңайсызлык тудыра.
Казанның Университет урамы. Дөрес калдырылмаган машиналар җәяүлеләргә уңайсызлык тудыра.

Башкаладагы машина йөртүчеләрне хәзер инде видеотеркәү ысулының яңасы белән тәртипкә кертмәкчеләр. Әмма Казанда моның өчен тиешле шартлар тудырылмаган.

Соңгы елларда машина йөртүчеләрнең өйләренә килеп торган “сәлам хатлары”на моннан ары яңалары өстәләчәк. 11нче октябрьдән башлап Казанда, җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән юллардан хәрәкәт итүчеләрне һәм тиешсез урынга куеп калдырылган машиналарны терки торкан “Паркон” системы эшли башлады.

Бу чара гамәлгә керсә дә, башкалада, бигрәк тә шәһәр үзәгендә, машиналарны куеп калдыру өчен махсус урыннар бик аз. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин kzn.ru сайтына биргән интервьюсында әйткәнчә, башкаланың 25 урынында махсус машина кую урыннары төзү өстендә эш алып барыла икән. Әмма аларның кайчан төзелеп бетәчәге мәгълүм түгел.

Ә машина йөртүчеләрне җәзага тарту өчен унлап экипаж хәзердән үк Казан урамнарын иңли башлаган. Боларга өстәп якын көннәрдә тагын шуның кадәр үк төркем республика юлларын күзәтү астына алачак.

Бу җиһаз ничек эшли?

Тикшерүгә чыккан ЮХИДИ хезмәткәре җиһазны, юл кагыйдәләрен бозучы машиналарны һәм тиешсез урында туктаганны кисәтүче билгеләрне күренерлек итеп көйләп куя. Мондый урыннарда автотранспорт биш минут туктап торса, ул ике тапкыр видеокамерага теркәлә. ДАИ хезмәткәре шәхсән үзе документны теркәми. Ул автомат рәвештә кагыйдә бозучының өенә җибәрелә. Җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән юлдан хәрәкәт итүчегә 500, тиешсез урында машина калдыручыга 300 сум күләмендә җәза бирелә. Бу җиһаз берүк вакытта иминлек каешларын эләктермәгән транспорт хуҗаларын да җавапка тартырга ярдәм итә.

Яңа видеотеркәү системына машина йөртүчеләр нинди карашта?

Казан шәһәрендә яшәп машина йөртүче Гүзәл Гатина юл кырыенда машина куеп калдыруга каршы чыга. Шул ук вакытта ул машиналарны куеп калдыру өчен махсус урыннар булдыру кирәклеген искәртә.

“Юл кырыйларында куеп калдырылган машиналар бүгенге көндә шәһәребезнең иң зур проблемнарыннан берседер дип уйлыйм. Чөнки кая гына барсаң да, иң элек ничек барып туктармын икән, дигән уй килә. Мин бу тәртипкә бер дә каршы түгел. Әмма шуны әйтеп үтәсем килә, шәһәребез хакимияте, моның өчен җаваплы кешеләр автомобильләрне калдырыр өчен махсус урыннар хәзерләсеннәр иде. Менә шул урыннар булдырылган очракта да машиналарын тротуарларда, башкаларга комачаулый торган урыннарда калдыручыларны җавапка тартырга мөмкин. Махсус машина кую урынында сак бар икән, тиешле акчасын түләп мин машинамны шул урында калдырыр идем”, ди Гүзәл Гатина.

“Җәза биргәнче альтернатива күрсәтелсен иде”

Шәһәр үзәгендәге бер оешмада эшләүче Рәсим Хөснетдинов тиешсез урынга машиналарын куеп калдыручыларга җәза бирү белән бергә, аларга альтернативалар да тәкъдим ителергә тиеш дип белдерә.

“Эш урыным университет урамында, укучы яшьләр машиналары белән килә. Безгә машинаны калдырыр өчен урын калмый. Кайда урын табабыз шунда машинабызны калдырабыз. Башта урын хәзерләнсә, аннан соң җавапка тартсалар, дөресрәк булыр иде.

Баштан альтернативаны уйларга тиешләр. Болай да камералар белән күп акча җыялар. Бәлки шуның бер өлешен ДАИга түгел, ә шәһәр хакимиятенә күчерергәдер? Шулар белән машина кую урыннары ясаргадыр? Кем белә, бу фикерне бәлки тормышка да ашыра торганнардыр.

Юл кырыена калдырмыйча кая калдырасың инде. Бәлки зур маркетлар ишегаллары кебек махсус урыннар булса, шундый урыннарда бик теләп калдырыр идек”, ди Рәсим Хөснетдинов.

2000нче елларда Казанда йөз мең машина исәпләнсә, бүгенге көндә аларның саны 270 меңгә җитә. Бу сан айлап түгел, көнләп үсә бара. Ә махсус машина кую урыннары андый ук темплар белән артмый.
XS
SM
MD
LG