Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә 270-тән артык кеше һәлак булды


Индонезиядә цунами һәм янартауның ут чәчүe нәтиҗәсендә 270-тән артык кеше һәлак булды, 500 кеше яраланды.

Дүшәмбедә 7.7 дәрәҗәдә булган зилзиләдән соң 3 метрга күтәрелгән дулкыннарның көнбатыш утрауларына җитеп, йөзләгән өйне җимерүе белдерелә.

Цунамидан соң 400дән артык кеше югалган.

Рәсмиләр шулай ук илнең көнчыгышындагы янартаудан чыккан көл газлары сәбәпле 28 кешенең үлүен хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG