Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда җанисәп: татарлар гадел нәтиҗә көтә


Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре каршылык чарасы үткәрә, 27 октябрь, Уфа
Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре каршылык чарасы үткәрә, 27 октябрь, Уфа

Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмалары 27 октябрь көнне Уфада гадел җанисәп таләп итеп пикет үткәрде.

Бу Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең гадел җанисәп таләп итеп үткәргән өченче каршылык чарасы булды. Беренче икесе Русия статистика идарәсенең Башкортстан бүлекчәсе урнашкан бина янында узган иде. Монысы дәүләт телерадиокомпаниясе утырган бина каршындагы Салават Юлаев мәйданында үтте.

Чара дәүләт телерадиокомпаниясе каршында узса да, аңа радио, телевидение вәкилләре игътибар итмәде. Татар матбугаты да, һәрвакыттагыча мондый чараларны күрмәмешкә салыша. Республика җитәкчесе алмашынуга карамастан, татар проблемаларын күрмәмешкә салышу һаман элеккечә кала.

Каршылык чарасы шигарләре
Пикетчыларның кулларында:
  • “Җанисәп – техник чара, ә сәяси чара түгел!”,
  • “Беркем дә милләтне күрсәтүдә чикләү куярга тиеш түгел!”,
  • “Фальсификацияне туктатыгыз!”,
  • ”Без – бүленмәс милләт, без – татарлар!”
һәм башка шундый эчтәлекле шигарләрне күрергә була иде.

Азатлык хәбәрчесе чарада катнашучыларның фикерләрен белеште.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов:

“Минемчә, җанисәп узса да, мутлашулар башка урыннарда дәвам итәчәк. Нәкъ сайлаулардагы кебек. Сайлауларда бюллетеньнәрне бер урынга җыялар, өстән төшерелгән күрсәтмәләр буенча, күпме кирәк, шуңа ирешкәндәй, җанисәп саннарын да теләгәнчә үзгәртерләр дип уйлыйм. Без шуларны кисәтү өчен урамга чыктык”.
Милли хәрәкәт активисты Вилдан Фаткуллин:

“Бу җанисәп тә без көткәнчә түгел, шул ук технологияләрне, ысулларны кулланып Дүртөйле, Чакмагыш, Илеш районнарында башкортлар санын сиксән процентка җиткергәннәр. Минем чыганаклар шул хакта ирештерде. Төп татар районнарында шундый хәл булгач, башка районнар турында сөйләп торасы да юк. Бу Башкортстанда демократияне паралич суккан, Рәхимовтан башка да аның сәясәте дәвам итә дигәнне аңлата. Без прокуратура, мәхкәмәләр аша бу фальсификацияләрнең төбенә төшәргә тиеш.”
Уфа татарлары милли-мәдәни мәркәзе рәисе Зөбәйдә Хәсәнова:

“14 октябрь миңа җанисәп алучылар килгәннәр һәм булулары турында кәгазь калдырып киткәннәр. Мин шул адрес буенча барып бюллетень сорауларына җавап бирдем. Милләтемне үзем билгеләргә тиешлегемне белдердем. Алар моның белән килешмәде, ләкин җанисәп алу тәртипләрен алып караганнан соң, рөхсәт иттеләр. Ягъни, милләтне кеше үз кулы белән күрсәтергә тиеш. Ләкин халык моны белгәндер дип уйламыйм, җанисәп алучылар үзләре теләгәнне язып утырганнардыр дип уйлыйм.”
Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Лилия Хәкимова:

“Мин җанисәп алучыларны көтеп алалмагач, соңгы көнне үзем бардым. Алар мин юкта килүләрен ирештерделәр. Миңа күп кенә танышларым да җанисәптә катнашмауларын хәбәр иттеләр. Кайбер чыганаклар хәбәренчә, җанисәптә халыкның 60%ты гына катнашкан. Бу халык санын алу нәтиҗәләренең дөреслеген алдан ук шик астына куя”.
Уфа татарлары мәдәниятен һәм мәгарифен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов:

“Җанисәп узса да, аны эшкәрткәндә фальсификацияләр дәвам итәчәк. Минем мәгълүматлар буенча, күп кенә җанисәп алучылар милләтләрне тутырмаганнар. Ягъни, азактан башкорт итеп язу өчен буш калдырганнар. Җирле җитәкчеләрнең халыкка басым ясау очраклары да булган. Татар дип язылучылар пенсияләрен, хезмәт хакларын Татарстанга барып алачаклар дип куркыту очраклары булуын да ирештерделәр”.
Җанисәпнең беренчел нәтиҗәләре алдагы елның мартында гына бәян ителәчәк. Шуңа кадәр татар җәмәгатьчелек оешмалары гадел саннар таләп итеп, төрле чаралар үткәрүләрен дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG