Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәпкә килмәүчеләрне кем итеп язачаклар?


29 октябрьгә кадәр халык санын алуда катнашмаган кешеләрне теркәү дәвам итә. Сан алуда катнашмау кайбер милләтләрне ясалма арттыруга китерә.

14-25 октябрь көннәрендә Русиядә халык санын алу кампаниясе булып узды. Әмма шәһәр җирләрендә җанисәптә катнашмаучылар да шактый. Сан алуны үткәрүчеләр сүзләренчә, 400 кешелек бүлекләрдә кимендә 50-100 кеше теркәлми калган. Хәзер аларны да, теркәлгән адресларында халык санын алуда “катнаштырырга” кирәк. Аларның милләтләрен ничек язачаклар?

Административ көч барысын да хәл итә

Ничек кенә булмасын, җанисәптә катнашкан кеше милләтен үз кулы белән язып куя алды. Моны башкортлаштыру шаукымы астында яшәгән Башкортстан татары да эшли ала иде. Әмма иң кызыгы җанисәп тәмамлангач башлана: һәр төбәк халык санын алуда катнашмаучыларны үзенә ничек кирәк, шулай итеп теркәп куя.

Мисал өчен, бу көннәрдә Башкортстанда административ көч ярдәмендә башкорт милләтен арттырулары хәбәр ителә.

“Татарстанстат”ның җанисәп бүлеге башлыгы Елена Бирюкова әйтүенчә, Татарстанда барлык кешеләр дә халык исәбен алуда катнашкан. Әмма җанисәп уздыручылар моның алай булмавын әйтә. Һәр бүлектә кимендә 50-100 кеше исәп алуда катнашмаган.

2002 елда Татарстанда, Башкортстанда урыслар кимеде

2002 елда үткәрелгән җанисәптә Татарстанда татарлар 52%, урыслар 39,5% тәшкил итте. 1989 елгы җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырсак, урыслар 3,8%ка кимеде, татарлар 350 мең кешегә артты. Аннан соң шәһәрдә яшәүче урыслар саны да бераз гына аска тәгәрәде. 1989 елда шәһәрләрдә урыслар саны 50,8% булса, 2002 елда бу сан 46,1%ка калды.

1970 елларда Казан шәһәре халкының 60%ын урыс халкы тәшкил иткән. 2002 елда алар 7%ка кимеде, татарлар саны исә шул кадәр артты. Шулай да Казанның милли составында күпчелекне урыслар алып тора. Әмма 1989 ел белән чагыштырганда, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә татарларның сизелерлек артуы күзәтелде.

Татарстанда гына түгел, күрше Башкортстанда да урыс милләте саны кимеде. Шулай да анда урыслар сан ягыннан беренче урында калды.

"Җанисәпкә килмәүчеләрне урыс дип язарга куштылар"


Җәмәгать эшлеклесе Айрат Хәтмулла 14-25 октябрьдә Казан шәһәренең Идел буе районында җанисәп алучы булып эшләде. Аның сүзләренчә, сан алуда бөтен халык та катнашмаган.

Айрат әфәнде, җанисәп ничек узды?

– Һәр сан алучыга 400 кешене язарга кирәк иде. Әмма күп кешеләр язылмыйча калды. Шәһәрдәге һәрбер бүлектә 168 фатир була. Без һәр фатирга керергә тырыштык. Ләкин кайберәүләр өйләренә кертмәде.

25 октябрьдә җанисәп тәмамлангач, “Татарстанстат”тан күрсәтмә төшерделәр: халык санын алганда теркәлми калганнарны нинди милләттән булуларына карамастан, барысын да урыс дип язарга. Исеме һәм фамилиясе, милләте татар булса да. Әмма бу зур хата. Монда сайлау вакытындагы хәл күзәтелә. Әгәр сайлауга бармасак, “Бердәм Русия” өчен сайлады, дип язып куялар бит. Ә биредә урысларның санын арттыралар.

Ә сезгә җанисәптә катнашмаучыларны урыс дип язарга кем кушты?

– Мин Идел буе районы бүлегендә җанисәп үткәрдем. Идел буе районында җанисәп алуның үзәк идарәсе эшли. Шуннан җанисәп үткәрүчеләргә хат төште. Аларга “Татарстанстат” җитәкчеләре килми калучыларны урыс дип язарга кушканнар.

Татарстанга Мәскәү урысларны арттырырга кушты микән?

– Шулай булып чыга инде. Алар үз белдекләре белән эшләмәсләр иде. Димәк, Мәскәү татарны 120дән артык төркемгә генә бүлеп калырга уйламый.

Айрат әфәнде, сез бу боерыкны үтәячәксезме?

– Мин, мәсәлән, юк. Моңа каршы килдем. Үземә бирелгән 400 кешене артыгы белән яздым. Әмма кушканны эшләмәсәң, акча түләмибез дип әйттеләр. Белмим, нәрсә булып бетәр.

Ә ни өчен халык сан алуда катнашырга теләми, ни өчен сезне фатирларга кертмиләр?

– Тормыш дәрәҗәсе начар булганга өйләренә кертергә тырышмыйлар. Һәркемнең үз борчуы бар. Күпләр эштә дә булды. Кайберәүләр шимбә, якшәмбе көннәрендә очсызлы ризык эзләп йөри. “Мин сезгә нәрсәгә кирәк?”, “Хөкүмәт барыбер үзенчә эшли”, “Ризык бәяләрен арттыра”, дип каршылык белдерүчеләр дә булды.

Алар дөрес әйтә: сайлаудан соң азык-төлек бәяләрен арттырдылар. Халыкның тормыш шартлары шул тикле түбән дәрәҗәдә. Гади халык бик авыр яши.

Идел буе районында татарлар күбрәк яши. Минем бүлектәге 430 кешенең 275е татар булып язылды. Бер-ике кеше беларус, чуаш, яһүд булуын әйтте. Ничек кенә әйтсәк тә, татар халкы күбрәк иде.

Керәшеннәр ничек язылды соң?

– Бер кешедән кала минем бүлектәге керәшеннәр милләтләрен татар, туган телләрен татар теле дип яздырды. Берсе генә керәшен татары булып теркәттерде.

Себер, Әстерхан татарлары очрадымы?

– Юк, андый татарлар килеп чыкмады. Әмма Казанда туучылар күбрәк иде.

Татарлар туган телләре итеп урыс телен күрсәтмәдеме?

– Андый хәл булмады. Шулай да бер урыс гаиләсе үзләрен татар дип яздырды. Татарлар туган телләре итеп татарныкын гына әйтте.

Катнаш гаиләләр белән эш ничек булып бетте?

– Минем бүлектә катнаш гаиләләр булмады.

Сез җанисәп алучы буларак үзегезнең бүлектәге милли составны беләсез. Ә ни өчен халык санын алу нәтиҗәләре 2011 елда гына билгеле була?

– Милләт кодын язарга кирәк булса да, безгә ана теркәргә кушмадылар. Хәзер аны Русия үзенчә эшли ала. Чөнки милләт графасындагы язуны сызып, яңадан язарга рөхсәт ителә. Шуңа ике-өч айдан соң җанисәп кәгазьләрен тикшереп карарга кирәк. Әгәр берничә урында милләт үзгәртелгән булса, хәрәмләшү алып барыла дигән сүз.

Татарстанда, Казанда җанисәп нәтиҗәләрендә кайсы милләт беренче булачак: татарлармы, урыслармы?

– Әлбәттә, татарлар. Үзем язган 430 кешенең дә 275е татар бит. Ә бу 66% дигән сүз. Башка халык санын алучылар да татарларның сан ягыннан күбрәк булуын әйтә. Әмма ни аяныч: ир-ат саны аз.
Айрат Хәтмулла җанисәптә катнашмаучыларны урыс дип язарга кушуларын сөйләсә дә, “Татарстанстат”ның җанисәп бүлеге башлыгы Елена Бирюкова мондый күрсәтмә бирмәүләрен әйтә. Әмма Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәткә дә җанисәптә катнашмаучыларны урыс дип язарга кушуларны хәбәр иткәннәр. Татарстанның үзендә дә Мәскәүгә ярау өчен татарлар саны күпмедер азайтылып күрсәтелгәч, Русиянең башка төбәкләрендәге татарларны ничек санаулары аңлашыла.
XS
SM
MD
LG