Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Косоводагы хәрбиләр санын киметәчәген белдерде


НАТО идарәсе Косовода 10 мең чамасы булган хәрбиләр санын берничә айдан 50%ка киметәчәген белдерде.

НАТО генерал башлыгы Фог Расмуссен, Косовода иминлек торышының яхшыруы сәбәпле мондый карарга килүен һәм НАТО җитәкчелегендәге Косово тынычлык саклау көченең (KFOR) бары тик күз куркыту максатында гына төбәктә калдырылачагын белдерде.

Косово хакимиятенең иминлекне саклауда инде үз җаваплыгын үтәргә әзер булуын әйткән Расмуссен, кирәк очракта KFOR көчләренә тиз арада өстәмә хәрбиләр җибәреләчәген әйтте.

KFOR хәрбиләренең 80% НАТОга әгъза илләрдән килгән хәрбиләр тәшкил итә. Алар арасында Германия һәм АКШның 1500 хәрбие, Италиянең 1400 һәм Франциянең 800 хәрбие бар.
XS
SM
MD
LG