Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта ара сайлау уза


Бүген АКШ Когрессында сайлау уза. Ара сайлау Барак Обаманың 4 еллык президентлык мөддәтенең уртасына туры килә.

Вәкилләр пулаты 435 әгъзаны һәм 100 сенаттан 34ен сайлаячак. Бүген шулай ук 37 вилаятьтә, шул исәптән Калифорния, Флорида, Пенсилвания, Техас, Нью-Йорк һәм Оһайода янә губернаторлар да сайлана.

Сайлау алды фикер сораштыру нәтиҗәләре караганда, АКШ икътисади үсешнең булмавына һәм эшсезлекнең артуына ризасызлыгын күрсәтә.

Күзәтүчеләр президент Обаманың Демократлар партиясенең Республиканнарга җиңеләчәген фаразлый. Әлеге вакытта демократлар Конгрессның һәр ике пулатында вәкиллек итә.
XS
SM
MD
LG