Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция очкыч белән почта ташуны вакытлыча туктатты


Германия премьеры Ангела Меркель белән Италия премьеры Силвио Берлусконига җибәрелгән бомбалы пакетлар, Афиндагы Русия һәм Швейцария илчелекләрендә шартлаган бомбалардан соң, Греция чит илләргә очкыч белән йөк ташуны 48 сәгатькә туктатты.

Берлусконига дип җибәрелгән пакетны күргән хезмәткәрләр Италиядә ашыгыч туктарга булды. Пакет тикшерелгән вакытта яна башлаган.

Грециядән соң Германия дә почта бүлегенең вакытлыча ябылуын белдерде.

Афинда Чили илчелегенә җибәрелгән бомбалы пакет сак рәвештә юк ителде. Вакыйгада үлүче яисә яраланучылар булмаган.

Полиция шартлауда илдәге радикаль төркемнәрне гаепле. Греция рәсмиләре әлеге бомбаларның зыянсыз булуын, Йәмәндәге һөҗүм тырышлыклары белән бернинди бәйләнеше булмавын белдерә.
XS
SM
MD
LG