Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фин президенты чәршәмбе Казанда булачак


Финляндия президенты Тарья Һалонен Русиягә сәфәр кыла. Ул Казанда да булачак.

Тарья Һалоненның Русиягә сәфәре 8-11 ноябрь көннәренә каралган. Казанга ул 10 ноябрь көнне килер дип көтелә. Һалонен җитәкләгән вәкиллеккә Финляндия татарларының “Исламия” җәмгыяте башлыгы Окан Даһер да кергән.

“Финляндия президентының Казанга баруы тарихи вакыйга”, диде Окан Даһер.

Тарья Һалонен Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, соңрак Казан университетына һәм "Идея" технопаркына барырга тиеш. Университетта Һалоненга шәрәфле доктор дәрәҗәсе биреләчәк. Гыйльми шура бу хакта карарын инде кабул итте.

“Ләкин планга кайбер үзгәрешләр дә керергә мөмкин”, диде Даһер.

Әйтергә кирәк, бүген Финляндиядә 800ләп татар яши. Алар туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу, төрле милли һәм дини бәйрәмнәрне даими уздыра килүе белән күп кенә татарларны сокландыра.

Быел Финляндия татарлары өчен аеруча мөһим ел. Чөнки мәхәлләнең рәсми корылуына 85 ел, Һелсинкида булган мәхәллә йортының әзер булуына декабрьдә 50 ел булачак. Моннан тыш алар мәдәни оешманың корылуына 75 ел, ә "Йолдыз" спорт клубына 65 еллыгын да бәйрәм итте.
XS
SM
MD
LG